ИГЕНЧЕ
+24 °С
Дождь
Новости
27 Мая 2023, 10:35

Тайняшта - сабан туе

Тайняш авылында басу эшчәннәренең традицион бәйрәме -сабан туе үтте.

Тайняшта - сабан туеТайняшта - сабан туе
Тайняшта - сабан туе

Аны "Герой" авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив - колхозы идарәсе рәисе Фәргать Фәрит улы Ваһапов ачып җибәрде һәм барлык җыелучыларга тәбрикләү сүзләрен җиткерде, хуҗалыкның бүгенге тормышы, ирешкән уңышлар белән таныштырды. Чыгышы соңында төрле тармакларда фидакарьлек өлгеләре күрсәткән хуҗалык алдынгыларына бүләкләр тапшырды. Артабан муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев сүз алды. Ул геройлыларны районыбызның терәк баганасы дәрәҗәсендәге көчле хуҗалык, дип атады, республикабыз һәм районыбыз үсешенә лаеклы өлеш кертүчеләр, дип бәһалады, барысын да хезмәт туе бәйрәме белән ихлас котлады һәм берничә булдыклы хезмәткәргә Мактау грамоталары белән Рәхмәт хатлары тапшырды. Тайняш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Хәлил Рәис улы Исхаков та якташларына изге теләкләр җиткерде, Китапханәчеләр көне уңаеннан авыл китапханәчесе Гүзәл Хановага бүләк тапшырды. Берничә хуҗалык уңганы башкала вәкиле кулыннан бүләк җыемнары алып сөенде. Артабан Айсылу Такыянузова иҗатташ дуслары белән сәхнәне биләде. Матур концерт номерлары урындагы мәдәният хезмәткәрләре чыгышлары белән дәвам итте. Спорт чаралары, халык уеннары, милли көрәш тә һәрвакыттагыча бәйрәм күрке булды. Көн буена төрле аттаркционнар, сәүдә рәтләре эшләде. Гомүмән, хуҗалык әгьзалары да, кайткан кунаклар да рәхәтләнеп бәйрәм итте, күңел ачты. (Бу турыда тулырак "Игенче" гәзитендә укырсыз).

Тайняшта - сабан туе
Тайняшта - сабан туе
Тайняшта - сабан туе
Тайняшта - сабан туе
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас