

Анда безнең республикадан, Татарстан, Чиләбе, Ырынбур, Төмән һәм Самара өлкәләреннән 170тән артык спортчы катнашты. Алар арасында безнең райондашыбыз, Күп функцияле үзәкнең Чакмагыштагы бүлеге идарәчесе Илдар Илүс улы Низамов та көч сынашты. Ул штанганы яткан урыннан күтәрү буенча классик ярышларда 82,5 кг. авырлык категориясендә бәйге тоткан спортчылар арасында 155 кг. нәтиҗә белән беренче урынны яулап, җиңүче титулына ия булды. Илдар Илүс улы бу мәртәбәле җиңүен сыйныфташы, Чечен Республикасында барган хәрби бәрелешләрдә катнашып, Каһарманлык ордены кавалеры булган Равил Рәфис улы Булатовның якты истәлегенә багышлады. Без райондашыбызны чираттагы зур казанышы белән ихлас котлыйбыз һәм артабан да югары уңышларга ирешүен телибез.