ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
29 Май 2023, 09:55

Зур уңышларга ирешкән якташыбыз белән очрашу

Айрат Шәйхулла улы Рамазанов – чын-чынлап Калмашбашның гына түгел, ә Чакмагыш районының, Башкортстанның да горурлыгы.

Зур уңышларга ирешкән якташыбыз белән очрашуЗур уңышларга ирешкән якташыбыз белән очрашу
Зур уңышларга ирешкән якташыбыз белән очрашу


Техник фәннәр докторы, БДУның (бүгенге Уфа фән һәм технологияләр университеты) физика-техник институтының геофизика кафедрасы профессоры, фәнни тикшеренүләр белән шөгыльләнеп зур дан-дәрәҗәләргә ирешкән, 200дән артык фәнни эш, уку әсбаплары, ике дистәдән артык патентлар һәм бе- лешмәләр авторы ул Айрат абый Рамазанов. Ул шулай ук “СССРның уйлап табучысы” билгесенә, ВДНХның бронза медаленә, РФ Мәгариф министрлыгының Почет грамотасына лаек булган кеше.
Шушы көннәрдә, Педагог һәм остаз елы кысаларында, Калмашбаш авыл мәдәният йортында Айрат Шәйхулла улы Рамазанов белән очрашу булды. Югары сыйныф укучылары белән аралашкан вакытта якташыбыз алар белән тәҗрибә уртаклашты, кызыксындырган сорауларына җавап бирде.

Зур уңышларга ирешкән якташыбыз белән очрашу
Зур уңышларга ирешкән якташыбыз белән очрашу
Зур уңышларга ирешкән якташыбыз белән очрашу
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас