ИГЕНЧЕ
+24 °С
Дождь
Новости
30 Мая 2023, 11:35

Каһарманнар турындагы хәтер мәңгелек

Районыбызда хәрби бәрелешләрдә каһарманлык өлгеләре күрсәтеп һәлак булган, райондашлар күңелендә мәңге яшь булып калган батыр якташларыбыз турындагы якты хәтерне яшь буын вәкилләренә тапшырып, алар турындагы истәлекне мәңгеләштерү максатында байтак эшләр башкарыла.

Каһарманнар турындагы хәтер мәңгелекКаһарманнар турындагы хәтер мәңгелек
Каһарманнар турындагы хәтер мәңгелек


Чакмагыш гимназиясендә биредә белем алып, мәктәпне тәмамлаганнан соң илебез мәнфәгатьләрен яклаганда яу кырларында дошман белән алышып һәлак булган элекке укучылары турындагы истәлекне саклауга аеруча зур игътибар бирелә. Бу мәгариф учреждениесенең әлеге укучылары Әфган сугышы яугире Рифгать Гәрәев, Чечен Республикасындагы локаль бәрелешләрдә гомере өзелгән Илнур Габделихсанов, Донбасста барган махсус хәрби операциядә һәлак булган Артур Хәмәтгәрәевның батырлыклары турында яхшы белеп, алардан үрнәк алырга омтылып үсәләр. “Бердәм Русия” сәяси партиясенең тәкъдиме белән илдә гамәлгә ашырылган Гомумрусия “Герой партасы” акциясенә бу уку йорты да актив кушылды. Дәүләтебезнең хәрби дан ае булган февральдә гимназиядә “Йөрәкләрең тере хәтере” дип исемләнгән очрашу барышында аның элекке укучылары Рифгать Гәрәев белән Артур Хәмәтгәрәевның истәлеген мәңгеләштергән парталарны ачу тантанасы булып үтте. Шушы парталар артында иң тәүгеләрдән булып белем алу хокукына укуда да, мәктәпнең җәмәгать тормышында да иң алдынгы булган чыгарылыш сыйныф укучылары М.Аетбаев, Р.Мансуров, Н.Низамов лаек булды.
Мондый чаралар Ватаныбыз тарихына, аның данлы хәрби үткәннәренә хөрмәт, илебез бәйсезлеге хакына гомерләре белән түләгән якташларыбыз белән горурлану, алар турындагы хәтерне киләчәк буыннарда мәңгеләштерүгә һәм яшьләргә лаеклы патриотик тәрбия бирүгә булышлык итә.

Каһарманнар турындагы хәтер мәңгелек
Каһарманнар турындагы хәтер мәңгелек
Автор:Сайтка Рәзилә Арсланова әзерләде.
Читайте нас