

Чакмагыш балалар модельле китапханәсе хезмәткәрләре бу көнне яшь китап сөючеләрне “Могҗизалар яшәгән җирдә” дип исемләнгән кызыклы библиобродилка программасына чакырды. Быел аның темасы “Бергә укыйбыз!” дип аталды һәм ул Укытучы һәм остаз елына багышланды. Бирегә балалар янына кунакка гимназиянең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зәбидә Ягъфәр кызы Сираева, Балалар иҗат йортының өстәмә белем бирү педагогы Зилина Зәбир кызы Гәрәева да чакырылган иде.
Мавыктыргыч чара дәрескә соңга калучы укучы (китапханәче Гөлнара Китапова) һәм укытучының (баш китапханәче Илмира Шәйфыйкова) кызыклы диалогы белән башланды. Аларның әңгәмәсеннән соң, мөгаен, күп балалар дәрескә соңга калган укучыбыз Гөлнара йөзендә үзләрен таныгандыр.
Чара барышында биредә гимназия укучылары белән китаплар, укытучылар, һәм, әлбәттә, иң төп геройлар – мәктәп укучылары турында сөйләштеләр. Чараның кунаклары Зәбидә Ягъфәр кызы Сираева, Зилина Зәбир кызы Гәрәева үзләренең яраткан эше, һөнәре, укучылары турындагы төрле сорауларга җаваплар бирделәр һәм ни өчен әлеге хөрмәтле дә һәм шул ук вакытта иң катлаулы да һөнәрләрнең берсен сайлаулары турында сөйләделәр.
Артабан очрашу бик нечкә, җентекле эш, сабырлык һәм бу эшкә чиксез мәхәббәт таләп итә торган бисер белән эшләү буенча осталык дәресе белән дәвам итте. Бу эшнең остасы Зилина Зәбир кызы кызлар һәм малайларга бисердан карбуз телеме эшләргә өйрәтте, һәммәсе дә бар тырышлыгын, сабырлыгын салып бу эшкә дәррәү керештеләр һәм аларның тырыш хезмәт җимеше бик яхшы килеп чыкты да.
Осталык дәрсеннән соң беренче урта мәктәп укучысы Камилла Сәлимгәрәева үзенең яраткан шөгыле – китап уку буенча чыгыш ясап, «Яхшы китап – синең гомерлек дустың» проектын тәкъдим итте, яраткан китаплары һәм авторлары турындагы тәэсирләре белән уртаклашты.
Мәгълум булуынча, укытучылар һәм аларның хезмәте турында бик күп шигырьләр һәм җырлар иҗат ителгән, шактый кинофильмнар төшерелгән. Ике сәгать барган фәһемле, күңелле чара ахырында укучылар белән мәктәпкә һәм укытучыларга багышланган иң танылган һәм иң яратып укылган китаплар искә төшерелде, әкиятләр, мультфильмнар буенча викториналар, төрле конкурслар, дискотека үткәрелде.
Шушы ук бинанаың икенче катында урнашкан Үзәк биләмәара китапханәсендә дә бу көнне «Библиотөн-2023» Бөтенусия акциясе чикләрендә ике сәгатьлек эчтәлекле, кызыклы программа оештырылды. Биредә кичке 18.00дан 20.00гә кадәр әдәбият сөюче өлкәннәр өчен «Бер төн эчендә китап сәяхәте» дип исемләнгән әдәби калейдоскоп чарасы оештырылды.
Кичә программасы “Остазлык – шәхесләр мисалында” (“Наставничество в лицах”) дигән очрашу белән башланды. Очрашу барышында илдә иң хөрмәтле һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе булган укытучы һөнәре турында сүз барды. Акциядә катнашучылар Русиядә педагогика һәм остазлык тарихы белән таныштылар, шулай ук бөек педагоглар К.Д. Ушинский, А.С. Макаренко турында күп кызыклы мәгълуматлар белделәр. Төп кунаклар – педагогик хезмәт ветераннары Дамира Әлтәф кызы Казыйханова, Руставил Авзал улы Хәбиров, Зилә Әсләм кызы Камалиева күп төрле сорауларга җавап биреп, үзләренең педагогик эшчәнлекләре турында сөйләделәр, эш тәҗрибәсеннән кызыклы хатирәләре белән уртаклаштылар.
Акцияда катнашучылар өчен шулай ук хөрмәтле каләм остасы, журналист Рәзифә Сәхапованың «Чакмагыш икмәге» исемле яңа документаль китабы презентациясе дә бик матур үтте. Китапта районда коллективлаштыру башлану, беренче игенчеләр, механизаторлар, агрономнар, авыл хуҗалыгы алдынгылары турында бихисап материал тупланган, олы хөрмәт һәм горурлык хисләре белән аларның хезмәтенә дан җырлана.
Бөек рус композиторы С.В. Рахманиновның тууына 150 ел тулуга багышланган «Душа высокого полета» музыкаль кунакханә бүлмәсендә исә китап сөючеләр музыкантның биографиясе һәм иҗаты белән таныша алды. Кунаклар игътибарына документаль фильмнан фрагментлар, танылган романслар һәм симфоник әсәрләр тәкъдим ителде.
Бөек рус драматургы А.Н.Островский иҗатына багышланган «Слово, подобное шпаге» әдәби викторинасында һәммәсе дә аның тормышыннан һәм иҗатыннан кызыклы фактлар белән танышты, авторның танылган әсәрләрен искә төшереп, үз белемнәрен тикшереп карадылар.
«Огонь, мерцающий в сосуде» әдәби минут барышында чарада катнашучылар рус шагыйре Н.А. Заболоцкийның тормыш юлы һәм эзләнүләре турында белделәр, аның шигырьләре яңгырады. Күркәм чарага шулай ук “Китап, укытучы, остаз һәм дус” дип исемләнгән эчтәлекле, мәгълумат-материалларга бай иллюстратив-китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. Чара музыкаль номерлар белән үрелеп барды. “Библиотөн-2023” акциясе ретро-караоке һәм фотосессия белән тәмамланды. Акциягә килгән барлык кунаклар да үткәрелгән чарадан канәгать калдылар.