ИГЕНЧЕ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
31 Май 2023, 17:45

Боксчыларның чираттагы уңышлары

Узган атнада ике көн дәвамында 1нче категорияле тренер Илгиз Габделхәй улы Ибраһимов җитәкләгән “Чыңгыз” боксчылар клубы әгъзалары Туймазы районының Кандра поселогының “Ак тау” спорт клубында Русиянең спорт мастеры Рим Гариповның якты истәлегенә багышланган бокс буенча традицион турнирда катнашты.

Боксчыларның чираттагы уңышлары
Боксчыларның чираттагы уңышлары

Чарада шулай ук Октябрьский, Стәрлетамак, Татарстан Республикасының Әлмәт, Лениногорск, Азнакай шәһәрләреннән дә боксчылар катнашты. Егетләребез Чакмагыш районы данын яклап, көч сынаштылар һәм призлы урыннар алып кайттылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча арада призлы урын яулаучылардан иң кечкенәсе безнең район егете Вадим Живайкин (26 кг авырлыкта)булды. Ул да җиңүсез кайтмады. Илнур Вәлиуллин (38кг авырлык категориясендә), Надир Латыйпов(40кг), Самир Фазлыев(40кг), Динис Гыйльманов (48 кг), Александр Сутягин (52кг) 3нче урыннарны алсалар, Нияз Шәймөхәммәтов(40кг) белән Данил Йосыпов (74кг) 2нче баскычларга күтәрелделәр. Тренер Илгиз Габделхәй улы Ибраһимов үзенең тәрбияләнүчеләре турында горурланып болай сөйләде: “14 ел дәвамында эшләп килгән "Чыңгыз" боксчылар клубы спорт мастерлыгына шактый кандидатлар әзерләде, шәһәр егетләре белән ярышларда катнашып , чемпион тәрбияләде. Үземнең улым Чыңгыз Башкортстан Республикасы чемпионаты призеры булды, хәзер ул Башкортстан Республикасы җыелма командасында. “Боксны яратучы егетләрнең әти-әниләре дә бик зур ярдәм күрсәтте. Безгә шулай ук һәрвакыт ярдәм күрсәтүләре өчен муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевка, Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Луиза Марсель кызы Абдрахмановага зур рәхмәт җиткерәм.”

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас: