ИГЕНЧЕ
+25 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
31 Май 2023, 12:45

Кышка җәен әзерлән

Чакмагышта сәүдә-җитештерү һәм башка объектларны, торак мәйданнарны җылыту сезонына әзерләүгә бәйле актив эшчәнлек җәелдерелгән. “Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы” җәмгыяте егетләре җылыту сезоны тәмамлану белән үк җылылык белән тәэмин итү корылмаларын алдагысына әзерли башлады.

Кышка  җәен әзерлән
Кышка җәен әзерлән


Бүгенге көнгә коммуналчылар район үзәгенең Кыр, Ленин урамнарында салынган җылыту торбаларын алмаштырган, Тынычлык урамында да эшләр тәмамлану сызыгында. Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре иске торбалар урынына изоляцияләнгән яңа торбалар сала.
“Эшләр тулы куәтендә бара. Кыш көне бу тармакта авария сәбәпле җылылык бирүдә тоткарлыклар булмасын өчен бүген егетләр зур тырышлык сала”, – ди җәмгыять директоры Рамил Агиев.

Кышка  җәен әзерлән
Кышка  җәен әзерлән
Кышка  җәен әзерлән
Кышка җәен әзерлән
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: