+28 °С
Болытлы


Елның-елында район сабан туенда ил табыны муллыгын тәэмин итүче авыл уңганнары данлана. Хезмәтләрендә аеруча зур уңышларга ирешкән якташларыбызга югары дәүләт бүләкләре тапшырыла. Бүгенге сабантуйда да мондый хөрмәтләүгә ирешкән якташларыбыз күп булды. Алар авыл хуҗалыгы җитештерүенең төрле тармакларында тырышып эшли. Без бер төркем хезмәт алдынгыларын бәйрәмнең төп сәхнәсенә бүләкләр алырга чакырылыр алдыннан истәлеккә фотосурәткә төшереп алдык.