

Монда чүлмәк вату,капчык белән бәрешү,аркан тартыш,таяк тартыш,"әтәчләр сугышы" (ике кеше аякларын бөкләп төртешә),капчык киеп йөгерү,аякларны бәйләп йөгерүдә җитезлек сыналса,пима ыргытуда һәм таяк тартыш кебек уеннарда беләк көче сыналды. Туры багананы да бик күпләр үзенә буйсындырырга теләде,әмма ләкин туры багана тик җитезләргә генә буйсына. Нариманнан Марсель Ахмадуллин 10 секунд эчендә менеп,бүләккә әтәч алды. Авыш баганага менү исә карап торуга бик җиңел ,авырлыкларсыз,ялт итеп кенә менәрлек кебек. Дөрестән исә ул һәр адымын дөрес,уйлап басучыларны гына финишка җиткерә. Аерым бер мәйданчыкта балалар концерты оештырылды. Балалар үз сәләтләрен сынап карады:сәнгатьле итеп шигырь сөйләде,җыр җырлады.