ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
5 июнь 2023, 10:15

Алдынгылар парады

Сабантуйның тантаналы өлешләренең берсе ул – әлбәттә, хезмәт алдынгылары парады!

Алдынгылар парадыАлдынгылар парады
Алдынгылар парады

 

Күркәм чараны традиция буенча “Салкын чишмә” крәстиян-фермер хуҗалыгы башлыгы Рамил Наил улы Хәбиров тарафыннан әзерләнгән тарантас һәм “Джон Дир” тракторы башлап җибәрде. Руль артында – “Алга” колхозының 38 еллык хезмәт стажы булган механизаторы Камил Галимов.

Арытаба авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешмаларының бәйрәмчә бизәлгән автомашиналары юл алды.  

Авыл хуҗалыгы җитештерүе алдынгылары парадын хәзер инде берничә ел дәвамында лаеклы рәвештә җаваплылыгы чикләнгән “Базы” җәмгыяте хезмәтчәннәре башлый. Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов җитәкчелек иткән “Базы” җәмгыяте югары күрсәткечләре белән районның авангарды, шулай ук республиканың, тоташ илнең иң алдынгы хуҗалыкларының берсе булып танылды. Трибуналар алдыннан механизаторлар Николай Сайдяков, Венер Тимершәехов, тракторчылар Урал Латыйпов, Рим Сәлахетдинов, Фәнүр Ихсанов, Илшат Аллаяров, сыер саву операторы Алсу Әхмәдуллина, механик Кәүсәр Батыров, водитель Анатолий Соколов үтте.

Матур казанышлары, зур хезмәт җиңүләре белән данлы “Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы вәкилләре парадны дәвам итте. РФ һәм БРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәргать Фәрит улы Ваһапов җитәкчелегендәге булдыклы якташларыбыз – бригадир Фәдис Кәримов, механизаторлар Ринат Усманов, Ленар Хәбибуллин, сыер саву операторлары Надежда Николайчева, Рәмилә Ситдикова , терлекче Нәсимә Мөлекова, водитель Хәдис Миһранов районыбызның авыл хуҗалыгы тарихына үзләренең исемнәрен алтын хәрефләр белән уеп язарлык хезмәт өлгеләре белән данлы. 

Җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыятенең даны да районыбыз чикләреннән еракларга таралган. Хуҗалык җитәкчесе Валерий Вадим улы Соколов, бүлекчә идарәчесе Фларит Хәбибуллин, хезмәтне саклау һәм хәвефсезлек техникасы буенча белгеч Альберт Хафизов, водительләр Илфир Галин, Әнвәр Надиев, терлекче Фәнәвил Миңнеханов, механизатор Наил Гәриев көнне-төнгә ялгап хезмәт салалар, шул аркада игенчелектә һәм терлекчелектә матур уңышлар яулана да инде.

Ранис Рәмзил улы Мәгалимов җитәкчелегендәге “Заря” авыл хуҗалыгы кооперативы хезмәтчәннәре дә районыбыз уңышларына үз өлешләрен намус белән кертәләр. Әлеге хуҗалык исеменнән алдынгылар парадында баш зоотехник Фәнилә Булатова, механизаторлар Рузил Әхмәдуллин, Фазыл Хәертдинов, Радим Мамлиев, бригадир Марат Казыйханов, водитель Ирек Латыйпов, сыер саву операторы Ралия Акчурина катнашты.

Җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыятен яугир-интернационалист, БРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Ранис Рәис улы Хәмәтдинов җитәкли. Шушы кечкенә хуҗалык та район икътисадын үстерүгә үзенең лаеклы өлешен кертә. Парадта Чакмагыш халкы баш бухгалтер Вәсилә Батыргәрәева, баш инженер Илшат Хәбиров, механизаторлар Рамил Сәфиуллин, Мазһар Саматов, Руслан Мәҗитов, Мәгасим Нәбиуллин, сыер саву операторлары Зәлифә Хөсәенова, Гөлсинә Шәмсетдинованы сәламләде.

“Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозында эшләүче якташларыбыз да елның-елында югары хезмәт күрсәткечләренә ирешәләр, тырышлыклары белән хуҗалык районда алдынгылар сафында тотрыклы урынын саклап килә. Бу нәтиҗәләр турыдан-туры хуҗалык рәисе Рәсүл Гата улы Фәйрузов, баш инженер Илдар Миңнегалиев, бухгалтер Лилия Юнысова, тегермәнче-моторист Илмир Якупов, механизатор Илдар Галимханов, ветеринар врач Тәбрис Заһидуллин, сыер саву операторы Лида Исламова, ферма мөдире Илдар Гыйльвановларның тырышлыгы белән бәйле.

“Үзәк” машина-технология станциясе хезмәткәрләре Марсель Хуҗин исемендәге һәм “Знамя” бүлекчәләрендә эшли. Алмаз Мәмдух улы Йосыпов җитәкчелегендәге уңган коллектив әгъзалары – водительләр Глүз Гомәров, Вадим Диникеев, Ранис Абдуллин, Фидус Дәүләтов, Алмаз Нуриев, тракторчы Радис Мәхмүтҗанов, терлекчелек комплексы операторлары Эльзана Рәшитова, Ризида Сәетова да фидакарь хезмәтләре белән районның авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерүгә үз өлешләрен кертәләр.

Милли бәйрәмебездә катнашучы якташлар һәм районыбыз кунаклары Фәнис Радик улы Маннанов җитәкчелегендәге “Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы уңганнарын да көчле алкышлар белән каршылый, чөнки алар – сабан туе үткән мәйданның төп хуҗалары. Тозлыкуш авыл биләмәсе башлыгы Рамил Вәлиәхмәтов, механизатор Әнвәр Хәйретдинов, баш инженер Илдар Гәрәев, водитель Рөстәм Казыйханов, терлекчеләр Ревенер Миһранов, Рәфит Мифтахов, сыер саву операторы Эльза Саматова, тегермәнче Фәндәр Бакиров, үз хуҗалыклары исемен аклап, зур җиңүләр юлыннан ышанычлы алга бара.

Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозының хезмәт алдынгылары исеменнән парадта механизаторлар Рафаил Рәшитов, Артур Ханов, водитель Алик Мусин, сыер саву операторлары Алена Иванова, бозау караучы Рида Мамедова, баш агроном Тимур Филиппенко, ат караучы Фәнир Шакиров катнаша. Җитәкчеләре Фәнил Фәрит улы Гәрәев белән берлектә ленинлылар да ныклы адымнар белән зур хезмәт җиңүләре яулый, илебез келәтләрен баетуга зур өлеш кертә. 

Җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагышагропродукт” җәмгыяте үз эшчәнлеген 2020 елдан башлап алып бара. Яшь, үсешкә юнәлеш алган авыл хуҗалыгы оешмасы исеменнән парадта җитәкчесе Илшат Еникеев, механизаторлар Хәлил, Радим Еникеевлар, Илдар Дәүләтов, Данис Галимов үтте.

Алдынгылар парадын районыбызның крәстиян-фермер хуҗалыклары башлыклары йомгаклады. Руль артында – Азат Мусин, машинада аның хезмәттәшләре Руслан Гыйләҗетдинов, Рифгать Рәкыйпов, Данис Габсәләмов, Фәнзил Хәмәдиев, Радик Тимерханов, Ревинер Гыйльметдинов утыра иде. Аларның көндәлек хезмәте район икътисадында югары күрсәткечләр белән чагыла.

Алдынгылар парады
Алдынгылар парады
Алдынгылар парады
Алдынгылар парады
Алдынгылар парады
Алдынгылар парады
Алдынгылар парады
Алдынгылар парады
Алдынгылар парады
Алдынгылар парады
Автор:Денис Мансуров
Читайте нас