ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
5 июнь 2023, 10:35

Ат чабышлары – милли бәйрәм таҗы

Гасырлардан-гасырларга дәвам итеп килүче, безне милләт буларак саклап калган милли бәйрәмебез сабан туен кемнәр генә сагынып көтеп алмый икән? Ул көнне-төнгә ялгап, тир түгеп, басу-кырларда, фермаларда эшләүче авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү, данлау да, туганнар, дуслар, якташлар белән очрашу урыны да булып тора.

Ат чабышлары – милли бәйрәм таҗыАт чабышлары – милли бәйрәм таҗы
Ат чабышлары – милли бәйрәм таҗы


Борынгыдан килгән йола буенча сабан туеның төп тантаналары быел да атлар чабышыннан башланып китте. Башка еллардагы кебек бик тә дулкынландыргыч, дәртләндергеч мизгелләргә бай булды бу ярыш. Җилдән җитез чаптарлар, юртак атлар чабышлары райондашларга, кайткан кунакларга, якташларга бәйрәм кәефе өстәде.
Гадәттәгечә, алып баручылар Айдар Басыйров белән Радик Шәймөхәммәтов чабышлар башлануын игълан итү белән сабан туе кунаклары мәйданны уратып алды. Төп ярышларга юртаклар старт бирде. Быел да “Победа” авыл хуҗалыгыннан “Арабика” кушаматлы юртагында Рузил Мостафин беренчелекне бирмәде. Икенче урынны да, башка чабышка кереп, “Ламборджиния” җайдагы сыйфатында ул алды. Өченче урынны “Үзәк” МТСының Чакмагыштагы филиалы вәкиле Илдар Латыйпов яулады.
Чабышкылар ярышында та җилдән җитез чаптарлар катнашты. Быел “Победа” хуҗалыгыннан “Касавчик Джой” айгырын иярләгән Рөстәм Мостафинга тиңләшүчеләр булмады. Икенче урында – “Пекасо” чаптарында Сергей Пономарёв (җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыяте), өченче урынны шушы ук хуҗалыктан Илдар Мәгалимов алды.
Юртаклар ярышында шулай ук Азат Сәлимов, Виталий Митрофанов, Илвир Нурисламов, Булат Зәйнетдинов, Вячеслав Соколов, Әнгам Әхмәтов, Динислам Хәмидуллин, Илдар Латыйпов, Илшат Шәйхелисламов, Илвир Нурисламов, Валентин Степанов, Данияр Хуҗаголов, Алмаз Аллаяров катнашты.
Чабышкыларны Илсур Миңнекәев, Николай Никитин, Алмаз Касыймов, Булат Зәйнетдинов, Марат Йосыпов, Руслан Шириязданов, Артур Гыйндуллин, Булат Зәйнетдинов, Искәндәр Шәрифҗанов, Илназ Хөсәенов, Урал Абдуллин, Фаил Әлтәпов иярләде.
Бәйрәмнең бу өлешен уздыруда үзләреннән өлеш көчләрен керткән район халкына, шундый катлаулы мәшәкатьне үз өсләренә алып, атлар чабышын матур итеп уздырган өчен оештыру комитеты әгъзаларына бары тик рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә.
Елкы малын тәрбияләү, аларны сабан туена әзерләү, кунакларны сокландыру бик күп чыгымнар, сабырлык һәм көч таләп итә. Барлык чабышкылар хуҗаларына сабан туен олылап, малкайларны яхшылап тәрбияләп алып килгән өчен рәхмәт. Алдагы елларда да сабан туйларын, ат чабышларын шулай гөрләтеп, исән-имин үткәрергә насыйп булсын. Якташларыбыз, кунаклар узган бәйрәмнең якты хәтирәләрен күңелләрендә саклап, алдагы елларда да сабан туена сагынышып кайтсыннар!

Ат чабышлары – милли бәйрәм таҗы
Ат чабышлары – милли бәйрәм таҗы
Ат чабышлары – милли бәйрәм таҗы
Ат чабышлары – милли бәйрәм таҗы
Ат чабышлары – милли бәйрәм таҗы
Ат чабышлары – милли бәйрәм таҗы
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас