ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
5 июнь 2023, 10:05

Гөрләп торды көн буе

Авыл эшчәннәренең язгы басу эшләре тәмамлануны билгеләп үткән традицион халык бәйрәме – район сабан туе быел да Тозлыкуш авыл биләмәсенең Кәшәк авылы янәшәсендәге мәйданда шаулап-гөрләп узды. Күркәм эшләре белән районда гына түгел, тоташ республикабызда да киң билгеле төрле тармакларның хезмәт ияләре, шулай ук күп төбәкләрдән килгән кунаклар, районыбыз данын еракларга таныткан күренекле якташларыбыз көн буена бәйрәм тамашаларында, спорт ярышларында, халык уеннарында теләп катнашты, тамаша кылды, рәхәтләнеп күңел ачты.

Гөрләп торды көн буеГөрләп торды көн буе
Гөрләп торды көн буе

 

Елдагыча, сабан туена кайткан олы кунакларны “Дуслык тирмәләре” каршындагы мәйданда зур хөрмәт белән каршы алдылар. Алар арасында Башкортстан Республикасы Конституцион советы рәисе Хәйдәр Арслан улы Вәлиев, Башкортстан Республикасы буенча Федераль казначей идарәлеге җитәкчесе Светлана Ревмер кызы Мәрвәрова, Башкортстан Республикасы Башлыгының эшләр идарәчесенең беренче урынбасары Илгиз Рәис улы Усманов, Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Рәмил Рәмзил улы Нуриәхмәтов, Уфа шәһәре округы башлыгы Марат Васфи улы Вәсимов, Шаран муниципаль районы хакимияте башлыгы Фидан Әлфир улы Ишемгулов, Уфа фән һәм технологияләр университетының Бөре шәһәрендәге филиалы ректоры Винер Вәлиәхмәт улы Ганиев, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары Вадим Васильевич Соколов белән Ирек Марс улы Усманов, күренекле якташларыбыз – медицина фәннәре докторлары Рәшит Газиз улы Бадыйков, Мәҗит Әхмәт улы Нартайлаков, җаваплылыгы чикләнгән “А и Ф” җәмгыятенең генеральный директоры Фәрит Хөрмәтулла улы Гыйндуллин һәм башка киң билгеле шәхесләр дә бар иде.

Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм олы кунакларны “Дуслык тирмәләре” костюмнарында мәдәният хезмәткәрләре икмәк-тоз, чәкчәк, бал,кымыз һәм башка милли ризыклар, җыр-моң белән каршы алдылар. Артабан бирегә куелган зәвыклап бизәлгән, эче-тышы халык традицияләрен, кәсепләрен-шөгыльләрен гәүдәләндергән экспонатлар белән бизәлгән, өстәлләре аш-судан, сый-нигъмәттән сыгылып торган тирмәләр алдында аларны корган хуҗалыклар җитәкчеләре, авыл биләмәләре башлыклары, урындагы мәдәният хезмәткәрләренең кабатланмас чагу чыгышлары белән әсәрләнеп, дәртле көйләргә биеп кушылып, һәркайсы белән аерым танышу башланды. Һәркайсы янәшәсендә халык кәсепләре белән тынышырга, кәсепчеләр белән аралашып, экспонатларны тотып карарга, милли аш-су төрләрен әзерләү барышын күзәтеп, аларны кайнар көенчә тәмләп карарга да мөмкин булды. Бер-берсен кабатламаган мәдәният хезмәткәрләренең төрле милли киемнәрдә, милли телләрдә җырлар башкаруы, биюе һәм кунакларны да җәлеп итүе бәйрәм көефен арттыра төште генә.

Һәр хуҗылык үзенә генә хас традицияләрне, халык кәсепләрен, шөгыльләрен, милли аш-су төрләрен күрсәтергә тырышты. Кунакларга геройлыларның авыл тормышын күз алдына бастыручы күргәзмә әсбаплары, умартачылык продуктлары күргәзмәләре, зарялыларның төрле дару үләннәре белән дәвалану ысулларын күзаллаучы, шулай ук тере балыклар йөзеп йөргән кечкенә күле, победалыларның төрле халык нәсепләрен гәүдәләндерүче күргәзмәлеге, “Үзәк” машина-технология станциясе филиалы тирмәсе алдындагы самавырлар төрлелеге, крәстиян-фермерларның тирмәләре янәшәсендәге ачык һавада тәбикмәк пешереп күрсәтелүе, алгалыларның һәм юмашлыларның традицион халык ашларын әзерләп күрсәтүе һәм тәмләтүе, байбулатлылар һәм ленинлыларның искиткеч бай күргәзмәләре – барысы-барысы да сокландыргыч булды.

Кунакларга шулай ук Балалар иҗат үзәгенең мода театры, Балалар сәнгать мәктәбенең киез эшләнмәләр үзәге экспонатлары да бик охшады. Киездән әвәләнгән бәлеш, чәкчәк, кыстыбый, коймак, белен һәм башкаларны чынбарлыктан аера алмаслык иде, ә чагу картиналар, туку станогында палас сугу процессы зур кызыксыну уятты. Булдыклы яшь киленнәр ярышы аеруча матур тәэссоратлар тудырды. Төрле милли киемнәрдәге иң-иң булдыклы киленнәр көянтәгә сулы чиләкләр элеп йөгерүдә, аркылы пычкы белән утын кисүдә, токмач кыркуда һәм сепаратны тизлеккә җыюда көч сынашты, бу ярышлар көчле алкышлар белән озатылды.

Патриотик зонада махсус хәрби операциядә хезмәт итүче якташларыбызга изге теләкләрне тасмага язып, маскировкалау челтәренә беркетү мөмкинлеге тудырылган иде, күп кунаклар анда үз теләкләрен язып беркетте. Туган җиргә изгелекле гамәлләр кылуга бәйле “Атайсал” проектының районыбызда тормышка ашырылуын күрсәтүче күргәзмәлек тә матур тәэссоратлар гына калдырды, шулай ук туган җиребезнең гүзәллеген тасвирлаган якташыбыз Илфир Исламгазинның фотокүргәзмәсе яныннан да көнозын кешеләр өзелмәде.

Гомумән, һәр елдагыча, “Дуслык тирмәләре” мәйданчыгы иң чагу тәэссоратлар гына уятты. Һәр тирмәдә кунаклар да, райондашлар да милли ризыклар белән хушланды, халкыбызның көнкүреш чагылдырган экспонатлар белән хозурланды, ел буена җитәрлек энергия алды. Артабан һәммәсе дә сабан туе тантаналары башланган үзәк мәйданга юнәлде.

 

Гөрләп торды көн буе
Гөрләп торды көн буе
Гөрләп торды көн буе
Гөрләп торды көн буе
Гөрләп торды көн буе
Гөрләп торды көн буе
Гөрләп торды көн буе
Гөрләп торды көн буе
Гөрләп торды көн буе
Гөрләп торды көн буе
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас