ИГЕНЧЕ
-12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
7 июнь 2023, 10:05

Бүләк ияләре билгеләнде

Хөрмәтле гәзит укучыларыбыз! Безнең мәгълүмат үзәгендә нәшер ителгән “Игенче” гәзитенә язылучылар арасында бүләкләр уйнату матур йолага әверелде Агымдагы елның икенче яртыеллыгына матбагабыз белән дуслыкларын ныгытырга ниятләгән әбүнәчеләребез арасында да уйнатылды алар. 6 июнь көнне дә редакциябездә чираттагы җиңүчеләр билгеләнде.

Бүләк ияләре билгеләнде
Бүләк ияләре билгеләнде


Бу эштә безгә гәзитебезне даими яратып алдырып укып барган Чакмагыш авылында игелекле гомер итүче Мәүә апа Гарипова ярдәм итте. Уен нәтиҗәләре буенча җиләк-җимеш савытын Салават урамындагы 52 нче йортта яшәүче И.И.Низамов отты. Салат савытын Чакмагышның Трактор урамындагы 216 йортында яшәүче Л.С. Темиргалиева алачак. Салат савытлары җыелмасы район үзәгендәге Көнчыгыш (Восточная) урамының 23нче йортында яшәүче К. Арслановка тәгаенләнгән бүләк булып чыкты.
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә басмабызның тугры дуслары булып калуларын телибез! Бу әбүнәчеләребезнең үз бүләкләрен эш көннәрендә 9.00дан 17.00 сәгатькә кадәр редакциядән килеп алуларын көтәбез. Үзегез белән паспорт һәм ИНН таныклыгыгызны да алып килергә онытмасагыз иде.

Бүләк ияләре билгеләнде
Бүләк ияләре билгеләнде
Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас: