ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
7 июнь 2023, 09:55

Бәйгенең беренче катнашучылары белән танышыйк әле

“Безнең кадерле кешеләребез – әти-әниебез Илдар Гыйниятулла улы һәм Фәнүзә Сәүбән кызы Раяновлар. Аларны белмәгән кеше юктыр... 40 ел кулга-кул тотынып, бергә дөнья көтәләр.

Бәйгенең беренче катнашучылары белән танышыйк әле
Бәйгенең беренче катнашучылары белән танышыйк әле

Безгә, 2 балалары кызы hәм улына гомер биреп, уңган, әдәпле, кешелекле итеп тәрбияләп аякка бастырып, олы тормыш юлына чыгардылар. Бүгенге көндә яратып, хөрмәт итеп нәнәй-картәтәй дип торган 5оныклары бар. Әти-әниебез икесе дә лаеклы ялдалар инде. Шуңа карамастан, алар тик тора торганнардан түгел: бакчада яшелчә-җимеш, чебешләр, үрдәкләр үстерәләр. Әни чәчәкләр үстерергә бик ярата, аның чәчкәләр бакчасы балкып тора. Җәй көннәрендә урманнан файдалы үләннәр жыеп, без кунакка кайтуга әни тәмле камыр ризыклары пешереп, тәмле үләнле, хуш исле чәйләре белән сыйлыйлар. Әтиебез буш вакытында балык кармакларга ярата. Кадерле әни-әтиебезгә, нәнәебез-картәтиебезгә озын гомер, корычтай сәламәтлек, шатлыклы матур көннәр телибез! Барысы өчен дә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!” – диелгән фотосурәт янәшәсенә балалары язган хат юлларында.

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас: