ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
8 июнь 2023, 05:25

Кыюлар, көчлеләр һәм максатлылар бәйгесе

Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә оештырылган үсешендә беркадәр тайпылышлар булган үсмер балалар арасында үткән   Рыцарьлар турнирында хөкемдарларны, рыцарьлар һәм чакырылган кунакларны  Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең методист-инструкторы Эльвира Исхак кызы Галиева сәламләде һәм килгән кунаклар белән таныштырды. Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил ул Ямалеев, хакимиятнең мәгариф бүлеге начальнигы Рәсимә Зәлиф кызы Балягова, шушы мәктәпнең директоры Луиза Марсель кызы Абдрахманова һәм тренерлар катнашты.

Кыюлар, көчлеләр һәм максатлылар бәйгесеКыюлар, көчлеләр һәм максатлылар бәйгесе
Кыюлар, көчлеләр һәм максатлылар бәйгесе

 

         Белүебезчә, рыцарьлар  урта гасырларда киң таралган булган.  Алар безнең көннәргә кадәр яши алганнармы? Күпләребез: “Юк,” –  дип җавап бирерләр.Янәсе, рыцарьлар вакыты күптән узган инде. Башкалар исә компьютерлар, кәрәзле телефоннар, инновацион технологияләр заманында да чын рыцарьлар сакланып калган, дип каршы килер. Юк, бар әле арабызда рыцарьлар.

         Бәйрәм чарасында катнашучыларны һәм балаларның ата-аналарын муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, мәгариф бүлеге начальнигы Рәсимә Зәлиф кызы Балягова һәм Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Луиза Марсель кызы Абдрахманова сәламләделәр, рыцарьларга үзләренең барлык көчләренә тырышып, җиңү яулауларын теләделәр.

         Эльвира Исхак кызы  турнирда катнашучы кыю егетләрне ике төркемгә бүлеп, командирлар билгеләгәннән соң чараның төп өлеше башланды. Турнир сүзе көрәшне аңлата. Турнир вакытында анда катнашучы рыцарьлар  корал йөртү осталыгын, батырлык һәм җитезлекне күрсәткәннәр. Бүгенге көндә бу көрәш зирәклек, спортта беренчелекне күрсәтүдә чагыла. Чын рыцарь батыр, кыю, тапкыр, көчле һәм җитез булырга тиеш. Борынгы тарихи көйгә  рыцарьлыкка багышлау тантанасы башланды. Кайсы  рыцарь коралсыз булсын инде? Аларның үз коралы булырга, һәр рыцарь исә намусын һәм сөйгәненең намусын яклый белергә тиеш. Шушы коралны эшләргә өйрәтү буенча Эльвина Яхина мастер-класс күрсәтте һәм катнашучылар һәркайсы үз коралларына ия булды. Артабан алар чын рыцарьларча ант бирделәр.

         Судьялар вазыйфасын Фәнилә Үзбәк кызы Шәфыйкова һәм Луиза Марсель кызы Абдрахманова башкарды. Чарада командада эшләү, сүзләр төзү, кулчага туплар чөю, атта чабу, рәсем төшерү һәм башка бик күп төрле  бәйгеләр үтте, табышмакларга җаваплар таптылар. Көндәшләр – “Легион” һәм “Спарта” командалары арасында барган бәйгедә 47 гә 45 исәбе белән “Легион” җиңү яулады. Барлык катнашучыларга да медальләр һәм татлы күчтәнәчләр тапшырылды.

Кыюлар, көчлеләр һәм максатлылар бәйгесе
Кыюлар, көчлеләр һәм максатлылар бәйгесе
Кыюлар, көчлеләр һәм максатлылар бәйгесе
Кыюлар, көчлеләр һәм максатлылар бәйгесе
Кыюлар, көчлеләр һәм максатлылар бәйгесе
Кыюлар, көчлеләр һәм максатлылар бәйгесе
Кыюлар, көчлеләр һәм максатлылар бәйгесе
Кыюлар, көчлеләр һәм максатлылар бәйгесе
Кыюлар, көчлеләр һәм максатлылар бәйгесе
Кыюлар, көчлеләр һәм максатлылар бәйгесе
Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас