ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
8 июнь 2023, 10:40

Җәмәгать оешмаларын бер йодрыкка туплап

8 июньдә муниципаль район хакимиятенең кече утырышлар залында Чакмагыш районы иҗтимагый палатасы утырышы уздырылды. Аны муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова ачты һәм алып барды.

Җәмәгать оешмаларын бер йодрыкка туплапҖәмәгать оешмаларын бер йодрыкка туплап
Җәмәгать оешмаларын бер йодрыкка туплап


Палата рәисе Айдар Басыйров елның беренче кварталында башкарылган эшләр турында сөйләде. Утырыш барышында палатаның яңа рәисе, аның урынбасары һәм сәркатибе сайланды, алты комиссия оештырылды. Моннан тыш, яңа состав та тәкъдим ителде.
15 кешедән торган иҗтимагый палата составына районыбызның төрле өлкәләрәнде эшләүче һөнәр ияләре, белгечләр кертелде.
Чакмагыш муниципаль районы иҗтимагый палатасы рәисе итеп Тарих һәм туган якны өйрәнү музее директоры Ләйсән Рифир кызы Хәлимова, аның урынбасары итеп район мәгариф бүлегенең хуҗалык эшләре буенча мөдире Илнур Ильяс улы Насибуллин, сәркатибе итеп район мәгариф бүлегенең кадрлар бүлеге белгече Раушания Мөнир кызы Гафарова сайланды.
Палатаның яңа рәисе Ләйсән Рифир кызы Хәлимова киләсе кварталга эш планы белән таныштырды. Иҗтимагый палата – җәмәгать оешмаларын бер йодрыкка туплап, халык мәнфәгатен хакимият органнарына түкми-чәчми җиткереп торучы оешма. Палатаның эшчәнлеген тагын да нәтиҗәлерәк итү максатында оештырылган комиссия төркемнәре алга таба да җиң сызганып эшләр дип ышанабыз. “Иҗтимагый палата әгъзалары берсеннән-берсе катлаулы бурычларны хәл итә, җитди һәм эшлекле тәкъдимнәр белән чыга. Халык безгә үзләрен борчыган сораулар белән килде. Һәм, әйтергә кирәк, бер генә үтенеч тә игътибар үзәгеннән читтә калмады. Шул ук вакытта иҗтимагый палата халык белән хакимият арасындагы мөнәсәбәтләрне дә көйләп тора”, – диде палатаның элекке рәисе Айдар Хәйдәр улы Басыйров.


Утырыш тәмамлаганнан соң иҗтимагый палата вәкилләре киләсе квартал эшчәнлеге планына ярашлы Гаилә паркында урнашкан балалар мәйданчыгына юл алды. Биредә алар мәйданчык торышын тикшерде, фикер алышты, аны төзекләндерү буенча тәкъдимнәр ясады. Алдагы көннәрдә иҗтимагый палата әгъзалары районыбызның авыл биләмәләрендә булган мәйданчыкларын да барып тикшерәчәк.

Җәмәгать оешмаларын бер йодрыкка туплап
Җәмәгать оешмаларын бер йодрыкка туплап
Җәмәгать оешмаларын бер йодрыкка туплап
Җәмәгать оешмаларын бер йодрыкка туплап
Җәмәгать оешмаларын бер йодрыкка туплап
Җәмәгать оешмаларын бер йодрыкка туплап
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас