

Агымсудай еллар агышы. Яшьлектән соң сине каршы ала Картлык белән күңел сагышы... Олыгая һәркем... Бу — табигый. Урап узып булмый картлыкны. Җылы сүзләр белән җан җылытып, Бирә алсак иде шатлыкны. Райондагы өлкән яшьтәге кешеләрне, ярдәмгә мохтаҗларны хезмәтләндерү өчен оешма булдырылуга быел 34 ел тула. Ә 8 июньдә социаль хезмәткәрләр көне билгеләнә. Ул Русия Президенты Указы белән 2000 нче елда һөнәри бәйрәмнәр календаренә кертелгән иде. Кем соң ул социаль хезмәткәр? Аның вазыйфа бурычлары нәрсәдә? Социаль хезмәткәрләр – ярдәмгә мохтаҗ кешеләр белән эшләүче, күпкырлы, зур сабырлык һәм түземлелек таләп итүче һөнәр ияләре. Киң күңелле, игътибарлы һәм сабыр шәфкать ияләре өлкән яшьтәге апа-абыйларга кыенлыкларны җиңеп чыгарга булыша һәм аларда үз көчләренә ышаныч уята. Социаль хезмәткәр – ул һөнәр түгел, ә яшәү рәвеше, рухи халәт. Районда эшләүче 32 социаль хезмәткәрнең барысына да әнә шундый сыйфатлар хас. 24 ел социаль хезмәткәр булып эшләү тәҗрибәмнән чыгып, мин шуны әйтә алам: бу эш – бик күп һөнәрләрне үз эченә туплаган изге, Раушания Гәрәева, Киндеркүл мәдәният йорты мөдире. мактаулы хезмәтләрнең берсе. Каяндыр килеп кереп кенә бу хезмәтне башкарып булмый. Шушы вазыйфаны башкару өчен безнең барлык хезмәткәрләрнең дә махсус белемнәре бар, ел саен диярлек башка районнардагы коллегаларыбыз белән очрашуларга барып, хезмәт тәҗрибәбез белән уртаклашып торабыз. Эшләү дәверендә безгә пешекче дә, медицина хезмәткәре дә, артист та, тегүче дә, кирәк булганда кешенең күңел халәтен аңлый белүче психолог та булырга туры килә. Әйе, безнең эшебез – зур сабырлык сорый торган хезмәт. Намусыбыз кушканча,кешелеклелек, сабырлык күрсәтеп эшләргә тырышабыз. –Безнең эшебездә иң мөһиме – бер-беребезне аңлау, изгелек кылу, шәфкатьле мөнәсәбәт, – ди ‘’Изгелек территориясе’’ җәмгыяте директоры Мәмдух Раил улы Шәрәфетдинов. Әлеге бүлектә эшләүче мөдир Руслан Ләбиб улы Гәрәев, Әлфия Альфред кызы Гәрәева, бухгалтер Рида Үзбәк кызы Ильясова да шушы фикердә. Алар барысы да безнең уңышлы эшчәнлегебезне тәэмин итәләр. Без һәрчак өлкән яшьтәге кешеләр белән үзара аңлашып, уртак тел табып эшлибез. Шуңа да безнең хезмәткә мохтаҗлар саны артып тора. Өлкәннәрнең көндәлек тормышын җиңеләйтү, күңел күтәренкелеге бүләк итү өчен кулдан килгән барлык эш төрләрен дә башкарырга тырышабыз. Аларга социаль-көнкүреш, социаль-хезмәт, социаль-психологик, социаль-хокукый төрләрдәге хезмәтләр күрсәтәбез. Күп еллар өлкәннәр белән эшләүче Айгөл Гомәрова, Рита Әюпова, Айсылу Камалова, Индира Насыйбуллина, Дилара Гәрәева, Гөлнәзирә Баһаветдинова, Миләүшә Гыйндуллина, Әлфия Гарифуллина, Эльмира Хәйруллина, Земфира Латыйпова, Рәсимә Сәлимгәрәева, Зөлфия Фатхелбаянова, Раушания Гәрәева, Эльвира Габбасова, Ләйсән Тимергазина, Роза Сәлимгәрәева — шәфкатьлелек, сизгерлелек, кайгыртучанлык белән янып эшләүче, социаль ярдәм белән бергә рухи ярдәм дә күрсәткән ханымнар. Аларның күбесе инде 25-30 ел дәвамында ялгыз, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне карыйлар. Бу шәфкать ияләре өлкән кешеләрнең йортларына җылылык һәм бәхет алып киләләр, ялгыз әби-бабайларның гомер көзләрен бизәп, тормышларына яңа сулыш өрәләр. Бүгенге көндә һәр социаль хезмәткәр өлкән яшьтәге унсигез-егерме кешегә ярдәмгә килә. Һәр көнне үз карамагындагы кешеләр белән эшләгәндә ягымлы, матур, күтәренке күңелле булып калу, әлбәттә, җиңел дә түгелдер. Ә иң мөһиме: алар тәмле телләрен, якты йөзләрен жәлләмиләр. ‘’Ярый син бар әле, балам, кайтыр кешебез булмаса да, көтәр кешебез бар’’,– дигән сүзләрне без көненә ничә тапкыр ишетәбез икән? Ә өлкән яшьтәге кешеләрдән мондый ихлас сүзләрне ишетү — эшебезгә булган иң олы хөрмәтләрнең берседер. Димәк, безнең хезмәтебез бик кирәкле икәнен белү киләчәктә аны тагын да яхшырак итеп башкарырга дәрт, көч өсти. Безнең Киндеркүл авылында күпчелек өлкән кешеләр яши. Хезмәттәшем Эльвира Рабис кызы — күңел җылысы аша бик күпләрнең тормышын мәгънәле итеп, хәтсез еллар социаль хезмәткәр вазыйфасында. “Өлкәннәр белән эшләр өчен кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?”, – дип кызыксындым мин авылдашларымнан. – Без озак еллар бергәбез, аның ярдәмен тоеп яшибез. Барысына да түзә, сабыр, кешене рәнҗетергә курка торган бала ул. Аның белән сөйләшкәч, күңелләрне бушаткач, җиңелрәк булып китә. Бер-беребезгә нык ияләндек. Авыл тормышы бик авыр бит ул, балам. Шуның өчен дә авыл тырышларны, тынгысызларны ярата. Эльвирабыз тырыш, тәртипле, үз эшенә җаваплы карый, башлаган эшен ахырына кадәр җиткерә белә. Аны социаль хезмәткәр дип әйтәсе дә килми, кызыбыз кебек ул. Безнең барыбызга да якын, кирәкле кеше иде. Аның кебек миһербанлы, ярдәмчел, кеше күңелен аңлый торган кеше бик сирәктер. Аңа җаваплы, катлаулы эшендә уңышлар, сәламәтлек телибез, – ди Эльвираның җаваплылыгында булган өлкән яшьтәге апалар. —Эльвира Рабис кызының карамагындагы социаль хезмәтләрдән файдаланучылар барысы да эшеннән бик канәгать. Һәр килүен көтеп алалар. Кешелекле, ачык, таләпчән, әдәпле Эльвира ханым кебек кешеләр белән эшләве дә күңелле. Отчётларын вакытында тапшыра, документлар эшен дөрес итеп, җиренә җиткереп алып бара, — ди “ Изгелек территориясе“ җәмгыяте директоры Мәмдух Раил улы Шәрәфетдинов та. Әйе, кешеләрне ярата белсәң, аларның борчуын үз йөрәгең аша –ткәрә белсәң, ярдәмгә мохтаҗлар турында кайгыртсаң гына социаль хезмәткәр булып эшли аласыңдыр ул. Өлкән яшьтәгеләр барысы да — гомер буе намуслы хезмәт салган, хәзер инде барына канәгать булып, беркемнән бер нәрсә өмет итми, тыныч кына гомер кичергән апа-абыйлар алар. Араларында социаль хезмәткәр булып эшләп хаклы ялга чыккан өлкәннәр дә бар. Рәсимә Зиннәтуллина, Резеда Тимофеева, Лидия Нәбиуллина, Резеда Насыйрова, Мәгузә Шәрәфетдинова бүген дә эшләгән елларын горурланып һәм сагынып искә алалар. Бүген без шушы өлкәннәргә изгелек кылабыз, дөнья мәшәкатьләреннән арынып, игътибарыбызны бүләбез, өшегән күңелләрен җылытабыз икән — димәк, социаль хезмәткәр үз эшен намус белән башкара, дигән cүз. Ә аларга бит күп тә кирәк түгел – бары әз генә игътибарга, яхшы сүзгә дә сөенә алар. Социаль хезмәтләндерү өлкәсендә эшләүче барлык коллегаларымны бәйрәм белән тәбрик итәм, сабырлык, хезмәт уңышлары , гаиләләренә иминлек телим. Өлкәннәргә ярдәм итеп яшәү – Изге һөнәрләрнең изгесе. Өлкәннәрнең көткән кешесе без, Авылның да якты көзгесе. Олыларга ярдәм кулы сузу – Хезмәтебезнең олы мәгьнәсе. Шуңа микән безгә һәр авылда Хөрмәт белән карый һәммәсе. Хәстәрлектән күңелләр тулышкан, Изгелек дип тибә йөрәкләр. Бәйрәм белән котлыйм сезне, дуслар, Телим бары изге теләкләр