ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
9 июнь 2023, 11:30

Район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев – якташ яугирләребез янында

Бүген муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев Самара шәһәренә башкорт батальоны составына кергән якташ егетләребез янына барды.

Хакимият башлыгы махсус хәрби операциядә катнашучы яугир якташларыбызның хәлләрен белеп, борчыган мәсьәләләре турында сорашты, гуманитар ярдәм тапшырды һәм райондашларның изге теләкләрен җиткерде. “Егетләр белән һәрдаим элемтәдә булып, ярдәм итеп торачакбыз”, – дип хәбәр итте ул үзенең социаль челтәрләрендә. Яугир якташларның тизрәк исән-имин туган якларына әйләнеп кайтуын телик!

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас