

1 июньнән Иске Калмаш урта мәктәбендә дә “Бердәмлек” хезмәт һәм ял лагере белән “Дуслар планетасы” көндезге ял лагере үз ишекләрен ачты. Аларга төрле сыйныфларда белем алучы 78 укучы йөри. Хезмәт тәрбиясе бирү юнәлешендәге “Бердәмлек”тә 14-17 яшьлек үсмерләр Алина Рим кызы Макулова җитәкчелегендә җәмгыять өчен файдалы эшләр башкарып, мәктәпнең яшелчә-җимеш бакчасында эшләп кенә калмыйлар, биредә үткәрелгән төрле юнәлештәге тәрбияви чараларда да катнашалар. Илиана Ильяс кызы Кудашева җитәкчелек иткән “Дуслар планетасы” көндезге ял лагеренә 60 бала – 1-7 сыйныф укучылары җәлеп ителгән. Алар дүрт отрядка бүленгән. Лагерьнең эшчәнлек планы тәрбия эшенең төрле форма һәм төрләрен конкретлаштырып, бердәм тәрбияви мохит булдыру максатын күзаллап төзелгән. Ул “Русия киләчәге”, “Балалар лагеренең төп чаралары”, “Коллектив-иҗади эш”, “Үзидарә”, “Өстәмә белем”, “Сәламәт тормыш рәвеше”, “Предмет-эстетик мохит булдыру”, “Профилактика һәм хәвефсезлек”, “Тәрбиячеләр белән эшчәнлек”, “Әти-әниләр белән эшчәнлек”, “Экскурсияләр”, “Русия бөркетләре бердәмлеге” (“Содружество Орлят России”) һәм “Социаль партнерлык” модульләре буенча тормышка ашырыла. Физкультура-сәламәтләндерү юнәлешендәге “Дуслар планетасы”нда алда санап үтелгән темалар буенча оештырылган чаралардан тыш, спорт түгәрәкләре һәм секцияләре эшли, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе линиясе буенча өстәл теннисы һәм билбаулы көрәш буенча да занятие-күнекмәләр үтә. Малайлар һәм кызлар аларда зур теләк белән шөгыльләнә. Лагерьларда балаларны тукландыру районның барлык мәктәпләре өчен расланган меню буенча көненә ике тапкыр оештырыла. Иртәге һәм төшке аш вакытында укучылар үсеп килүче организм өчен файдалы булган, баланлансланган һәм яшелчә-җимешләр белән тулыландырылган ризыклар белән туклана. “Лагерьда балаларның һәр көнен сәламәтлек өчен дә, аларның рухи үсеше өчен дә файдалы һәм шул ук вакытта күңелле дә булырлык итеп оештырырга омтылабыз. Мәктәп җитәкчелеге, лагерьлар эшчәнлегенә җәлеп ителгән барлык хезмәттәшләрем моның өчен бар тырышлыгын юнәлтә”, – ди “Дуслар планетасы” көндезге ял лагере директоры Илиана Ильяс кызы Кудашева.