ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
12 июнь 2023, 04:00

Русия көне белән, дуслар!

12 июньдә илебез халкы Русия көнен бәйрәм итә. Моннан утыз өч ел элек, 1990 елның 12 июнендә Русия Федерациясенең дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителеп, илебез демократикхокукый үсеш юлына федерализм принципларына нигезләнеп аяк басты. 

Русия көне белән, дуслар!Русия көне белән, дуслар!
Русия көне белән, дуслар!

Һәммәбез өчен дә уртак Ватаныбыз – Русия – уртак җиребез, уртак язмышыбыз, уртак тамырларыбыз ул. Төрле милләт вәкилләре гасырлар дәвамында берләшеп яшәгән илебез чикләрен басып керергә базнат иткән чит ил баскынчылары бердәм күпмилләтле халкыбызны буйсындыра алмыйча, кире чигенергә мәҗбүр булды, Русиябезнең бөтенлеген, халыкларның уртак ихтирамын җиңә алмады һәм алмаячак та. Халкыбызның тыныч тормыштагы фидакарьлек үрнәкләре дә сакланып бетә алмаслык. Без илебезнең бербөтенлеген, тотрыклы үсешне саклау, бердәмлекне тагында ныгыту өчен барысын да эшләргә бурычлыбыз. Ватаныбызга чиксез бирелгәнлек, илебез, киләчәк буыннар өчен олы җаваплылык хисе, фидакарь хезмәт, тынычлыкта, имилектә прогресс юлыннан тайпылышсыз алга бару җәмгыятебез үсешенең төп шартлары булып кала. Хөрмәтле райондашлар! Сезне барыгызны да төрле милләт вәкилләрен берләштерүче, бер бөтен итеп туплаучы шушы иң зур бәйрәмебез – Русия көне белән ихлас котлыйм. Һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек, якты өметышаныч, Ватаныбыз мәнфәгатьләре хакына зур хезмәт җиңүләренә ирешүегезне телим!

Автор:Реканс Ямалеев, муниципаль район хакимияте башлыгы.
Читайте нас