

Әлеге күркәм бәйрәмгә багышланган чаралар кояшлы иртәдән үк башланды. Район үзәгенең Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында, Әфган, Чечня җирендәге канлы вакыйгаларда, Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә чәчәкләр салынды. Тантаналы митингта муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов, район ветераннар оешмасы җитәкчесе Идгар Габдрахман улы Еникеев, авыл биләмәләре башлыклары, район үзәгенең оешма-предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Кич исә чакмагышлылар һәм районыбыз кунаклары Гаилә ялы паркында оештырылган концертка җыелды. Бәйрәм узасы мәйданда ниләр генә юк иде: биредә балаларны да, өлкәннәрне дә кызыксындырырлык тематик һәм фото төшү зоналары, иҗади мастер-класслар, “Әдәби терраса” тәкъдим ителде. Аквагрим ясаучы осталар яныннан олысы-кечесе аеруча өзелмәде, битләренә төсле сурәтләр ясатып, районыбыз халкы үзләренә күтәренке кәеф өстәде.
Бәйрәм концертын Балалар иҗат үзәгенең Айсылу Такыянузова җитәкчелегендәге барабанчылар төркеме ачып җибәрде. Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы гимннары яңгырагач, кичәне алып баручылар Гөлназ Сәлимова һәм Денис Мансуров сәхнә түренә район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевны чакырды. Үзенең чыгышында ул якташларыбызны дәүләт бәйрәме белән тәбрикләде, иң изге теләкләрен җиткерде. Арытаба район җитәкчесе эшләрендә зур уңышларга ирешүчеләргә, күркәм юбилейларын билгеләүчеләргә, һөнәри бәйрәмнәрен үткәрүчеләргә фидакарь хезмәтләре өчен лаеклы бүләкләрен тапшыруга күчте.
Актив гражданлык позициясе, социаль һәм иҗтимагый әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүгә битараф калмавы, район һәм авыл биләмәсендә төрле массакүләм чаралар оештыруы өчен “Ярҙам – время добрых дел” проектының герое Вадим Әгъләм улы Әхмәтов Башкортстан Республикасы Башлыгы Грантлар фондының Дипломы белән бүләкләнде.
“Изгелек территориясе” халыкны социаль хезмәтләрендерү үзәге директоры Мәмдух Раил улы Шәрәфетдинов һәм социаль ярдәм бүлеге мөдире Руслан Ләбиб улы Гәрәев, ашыгыч медицина ярдәме үзәгенең фельдшеры Олия Рим кызы Гарипова, җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы” җәмгыятенең диспетчеры Нәсимә Риф кызы Камалова район хакимиятенең Почет грамотасына лаек булды.
Бакалы психоневрология интернатының Яңа Балтачтагы бүлекчәсе пешекчесе Миләүшә Мөнәвир кызы Әрдисламова, район хәрби комиссарының хәрби исәп буенча ярдәмчесе Людмила Николаевна Булатова, эчке эшләр бүлегенең миграция буенча бүлекчәсе начальнигы Илмир Владислав улы Даутов, “Изгелек территориясе” халыкны социаль хезмәтләрендерү үзәгенең социаль хезмәткәре Энҗе Динар кызы Зарипова, “Гаилә” төньяк-көнбатыш район-ара үзәгенең Чакмагыштагы балалар-яшүсмерләр приютының хуҗалык бүлеге мөдире Эльвера Гыймазетдин кызы Тимерханова һәм кухня эшчесе Тәүсия Габделһади кызы Ильясова, “Алга” авыл хуҗалыгы кооператив-колхозының тракторчысы Илдар Айрат улы Мөхәммәтҗанов, җаваплылыгы чикләнгән “Экология-Т” җәмгыятенең абонент бүлеге белгече Миләүшә Риф кызы Мостафина, мәгариф бүлегенең хуҗалык-эксплуатация конторасы мөдире Илнур Ильяс улы Насыйбуллин, ашыгыч медицина ярдәме үзәгенең фельдшеры Гөлнара Данис кызы Чернова, җаваплылыгы чикләнгән “Эколайн” җәмгыятенең машина йөртүчесе Илгизәр Данис улы Шәрәфетдинов, паспорт-виза хезмәте өлкәсендә эшләүгә гомерен багышлаган ветеран Гүзәлия Сабирҗан кызы Сәфиуллинага һөнәри һәм гомер бәйрәмнәре уңаеннан район хакимиятенең Рәхмәт хаты тапшырылды.
Район һәм авыл биләмәләренең иҗтимагый тормышында актив катнашкан, туган авылларының үсешенә зур өлеш керткән өчен хезмәт ветераннары Финал Әбунәгыйм улы Юнысов, Нина Дмитриевна Гыйззәтова, Рәфидә Әүлияр кызы Исмәгыйлева, Фаат Ләбиб улы Латыйповка район хакимияте башлыгының Рәхмәте белдерелде. Шундый ук бүләк белән җаваплылыгы чикләнгән “Эколайн” җәмгыяте хезмәткәре Руслан Ревинер улы Шәйбәков, балалар һәм яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүгә зур көч салган Иске Калмаш мәктәбе укытучысы Риф Ринат улы Шакиров, район күләмендә үткәрелгән хәрби-патриотик чараларда актив катнашучы Денис Руслан улы Дәүләтовның тырышлыклары бәһаланды.
Күркәм традиция буенча Русия көнендә төп документ булган паспорт тапшыру тантанасы да уза. Чакмагыш беренче урта мәктәбеннән Раил Радик улы Гыйльметдинов белән Чыңгыз Илгиз улы Ибраһимов, гимназиядән Әмир Илшат улы Шәрипов, Яңа Балтачтан Азалия Алмаз кызы Кәбирова иң бәхетле мизгелләрен кичерә, чөнки хәзер алар – илебезнең тулы хокуклы гражданнары.
Русия көне белән беррәттән Башкортстан халкы Уфа һәм Салават Юлаев көннәрен дә билгеләп үтә. Шушы күркәм бәйрәмнәргә багышлап, районыбызның сәхнә осталары һәм булачак йолдызлары бай эчтәлекле чагу концерт әзерләде. Айсылу Такыянузова, Рәмзил Габдуллин, Гөлнара Шәймиева, Рузил Гафаров, Гөлназ Сәлимова, Ривенер Гобәев, Нәфисә Әшәрәпова, Эльвира Федорова, район мәдәният йортының “Березка”, “Гармония” (җитәкчесе – Гөлнара Шәймиева), Юмаш күпфункцияле клубының “Ровесницы” (Рәмилә Сәлимгәрәева), Балалар иҗат үзәге педагогларының вокал ансамбльләренең (Айсылу Такыянузова) моңлы, дәртле җырларын, “Асылъяр” халык биюләре ансамбленең (Гөлшат Галләмова) татар, чуваш, Ангелина Гаймалованың башкорт биюләрен, Балалар сәнгать мәктәбе мода театрының (Әминә Гәрәева) чыгышын чакмагышлылар бик җылы кабул итте, һәрберсен көчле алкышларга күмеп, дәрт-дәрман өстәп торды.
Русия көненә багышланган бәйрәм кичәсе күмәк бию флешмобы белән тәмамланды, олысы да, кечесе дә аңа бик теләп кушылды. Район үзәгенең Гаилә ялы паркыннан барлык якташларыбыз да күтәренке кәеф, яхшы тәэссоратлар белән таралышты.