

– Илгиз Ирек улы, кызамыкның башлангыч этабы һәм төп билгеләре турында әйтеп үтегез әле.
– Кызамык – ул инфекцияле вируслы авыру. Ул балалар авыруы дип саналса да, аның белән өлкәннәр да авырый. Кызамыкның төп билгеләре: бизгәк тоту, хәлсезлек, баш авырту, тәндә вак-вак тимгелләр хасил булу, конъюктивит (күз авыруы), томау төшү. Инкубация, ягъни авыруның яшерен формалашу чоры якынча 9-11 көн дәвам итә. Температура 38-39 градускача күтәрелергә мөмкин. Аппетит югала, көчле ютәр барлыка килә, күзләр кызара. Тәндә кызамык тимгелләре хасил була, артабан алар бөтен тән буенча тарала, бер-берсенә кушылып, катлаулы фигуралар барлыкка килә.
– Кызамык чире ничек тарала?
– Кызамык әлеге авыру белән чирләүчеләрдән йога. Ул кешедән кешегә һава аша күчә.
– Игиз Ирек улы, кызамыктан саклануның төп чаралары нинди?
– Кызамлыктан саклануның төп чарасы – вакытында прививка ясату. Тарих битләренә күз салсак, элек прививка казату мәҗбүри булмаган вакытларда, кызамык авыруы эпидемиясе вакытында бөтен авыл, шәһәр белән чирләгәннәр. Мондый авыруларга карата беренче чиратта әти-әниләрнең прививкаларга җаваплы каравы мөһим. Гадәттә, моңача авырганы булмаган балалар бер-берсеннән әлеге авыруны йоктыра. Прививка ясалган балалар казымык белән җиңелчә авырый. Әлеге авыруны йоктырмауның бердәнбер чарасы – вакытында вакцина кадату. Кызамыкка каршы беренче вакцина балага 1 яшь тулганда ук ясала, прививканың икенчесен 6 яшьтә ясаталар. Шулай да кызамык белән авырганнан соң барлыкка килгән иммунитет иң тотрыклысы санала, ә прививканың тәэсире күп очракта 10-15 елга бара.
– Кызамык кеше сәламәтлеге өчен нинди куркыныч тудыра?
– Кызамык үзе түгел, ә аңардан соң күзәтелергә мөмкин өзлегүләре бик куркыныч. Тәннең авыруларга каршы торучанлыгы кими. Авырып киткән бала төрле вируслар эләктерә ала, аның үпкәләре ялкынсынырга, тамагы шешәргә, эче китәргә мөмкин. Кайвакыт кызамык вирусы хәтта баш миенә дә зыян китерергә мөмкин.
– Илгиз Ирек улы, кызамыктан саклану чаралары турында да сөйләп үтсәгез иде.
– Көн саен дымлы тастымал белән тузаннарны сөртергә, бүлмәләрне җилләтергә кирәк. Бала тиешле күләмдә сыеклык эчәргә һәм тукланырга тиеш. Тәнне сөртеп, юып торырга, күп су эчәргә, ризыктан соң авызны чайкарга һәм күзләргә игътибарлы булырга кирәк.
– Әңгәмәгез өчен рәхәт!
Прививка – кызамык авыруыннан саклаучы бердәнбер чара икәнен истән чыгармыйк, сәламәт булыйк, хөрмәтле гәзит укучылар!