+22 °С
Яңгыр


Җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыятендә уҗым культураларын утау, чәчүлекләрне эшкәртү актив бара. Бу чаралар бик мөһим, өстәвенә, аларны бер сезонда берничә тапкыр башкару күз уңында тотыла.
Үсемлекләрнең дошманнары күп – чүп үләннәре, корткычлар, күп санлы авырулар. Алар белән көрәшү күп көч таләп итә.
“Үсемлекләр нәни бала кебек ярдәмгә мохтаҗ, безнең бурыч – аларны нормаль үсеше өчен барлык кирәкле шартларны тудыру”, – ди җәмгыятнең баш агрономы Илнур Фидус улы Шәйхелисламов.