ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
15 июнь 2023, 06:10

«Ярдәм – изге эшләр вакыты” герое – Вадим Әхмәтов

Бүген “Ярдәм – изге эшләр вакыты” рубрикасы герое – Каразирек авылы старостасы Вадим Әгъләм улы Әхмәтов.

«Ярдәм – изге эшләр вакыты” герое – Вадим Әхмәтов«Ярдәм – изге эшләр вакыты” герое – Вадим Әхмәтов
«Ярдәм – изге эшләр вакыты” герое – Вадим Әхмәтов


2022 елда “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы “Ярдәм – изге эшләр вакыты” проектын башлап җибәргән иде. Проект туган ягы өчен янып яшәгән, аның тормыш-көнкүрешен уңай якка үзгәртүгә шәхси өлеш кертүче республиканың 100 кешесен берләштерә. Шулар арасында райондашыбыз – Каразирек авылы старостасы Вадим Әгъләм улы Әхмәтов та бар.
Вадим Әгъләм улы – актив тормыш позицияле, авылдашларга һәрвакыт ярдәм итә, социаль-иҗтимагый мәсьәләләрне чишүдә актив катнаша.
Авыл киләчәге өчен янып яшәүче Вадим авыл мәктәбе тормышына битараф калалмый. Башланган эш – беткән эш. Ул мәктәп бинасын төзекләндереп, спорт залына әйләндерә, кирәкле җиһазлар урнаштыра. Бүгенге көндә биредә актив тормыш кайный, авыл халкы спорт белән шөгыльләнеп, сәламәтлекләрен ныгыта.
Вадим Әгъләм улы Әхмәтов Башкорстан Республикасы Башлыгы грантлар фонды Дипломына ия булды. Русия көнендә бу зур бүләкне аңа муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев тапшырды.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас