ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
16 июнь 2023, 10:50

Синоптиклар ял көннәрендә Башкортстандагы һава торышын фаразлый

“Башинформ” белдерүенчә Башгидромет ял көннәрендә җылы һәм яңгырлы булачак дип хәбәр итә. Бүген яңгырлар көтелми, республиканың көньягында кыска вакытлы яңгырлар, яшеннәр узачак.

Синоптиклар ял көннәрендә Башкортстандагы һава торышын фаразлыйСиноптиклар ял көннәрендә Башкортстандагы һава торышын фаразлый
Синоптиклар ял көннәрендә Башкортстандагы һава торышын фаразлый

 Җил төньяк, төньяк-көнчыгыш яктан, талгын, көндез уртача. Һава температурасы +23, +28°.
Шимбә, 17 июнь көнне, кыска вакытлы яңгырлар, яшен булачак. Җил төньяк, төньяк-көнчыгыштан, көндез аерым районнарда көчәючән. Термометрлар төнлә +10, +15, көндез +20, +25 градус күрсәтәчәк.
Якшәмбе көн 18 июньдә, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшен яшьнәве көтелә. Җил төньяк, төньяк-көнчыгыштан, көндез аерым районнарда көчәючән. Һава температурасы төнлә +5, +10, көньякта +15°, көндез +17, +22° тәшкил итәчәк.

Фото һәм мәгълүмат “Башинформ”нан алынды.

Автор:Индира Латыйпова әзерләде.
Читайте нас