

Һәммәгезне дә ихлас йөрәктән һөнәри бәйрәмегез – Медицина хезмәткәрләре көне белән кайнар котлыйм! Сезнең һөнәрегездә иң мөһиме – югары жаваплылык хисе, һөнәри осталык, шәфкатьлелек, игътибарлы- лык, кешеләрнең хәленә кереп, аларга ихлас ярдәм итү. Авыру ке шеләрне савыктырып аякка бастыру, сәламәтлекләрен ныгыту, гомерләрен саклап калу һәм озынайту хакына көнтөн үзүзегезне аямыйча хезмәт итүегез, төрле хәлләрдә дә иң дөрес дәвалау юлы табып, уңышлы эшчәнлеккә ирешүегез соклану һәм горур- лык хисләре тудыра. Сезнең арагызда үз һөнәренә чиксез бирелгәннәр эшли, дөньядагы иң изгелекле эшне – кешеләрнең сәламәтлеген, хәтта гомерләрен саклап калу хакына үзүзегезне аямый хезмәт итүегез, тәүлекнең теләсә кайсы мәлендә һөнәри бурычларыгызны тайпылышсыз җиренә җиткереп үтәвегез – бик әһәмиятле, җәмгыятебез өчен мөһим һәм мактаулы гамәл. Сез барыгыз да районыбызда иминлек тәэмин итү хакына һәркайсыгыз зур батырлык өлгеләре күрсәтеп торасыз, вакытыгыз белән исәпләшмичә, бөтен бе- лемегезне, көчегезне, осталыгыгызны салып, райондашларыбызны төрле чирләрдән саклау хакына хезмәт итәсез. Авыллардагы фельд- шеракушерлык пунктларыннан башлап табиблык амбулатория- ләрендә, район үзәк дәваханә- сендә җентекле эшчәнлек җәелдергән һәр медицина хезмәткәре үзләре алдына куелган бурыч- ларны тайпылышсыз үтәү аркасында авыр нәтиҗәләргә китерүче чирләрнең иртә ачыкланып, артабан көчәюенә юл куелмый. Гомумән, сезнең югары һөнәри оста- лыгыгыз үз җимешләрен күрсәтеп килә, сезнең тырышлылыгыгыз халык иминлегенә хезмәт итә. Һәр- кайсыгыз мактауга, данлауга лаек, фидакарь каһарманлыгыгыз алдында һәммәбез дә зур хөрмәт белән баш иябез. Һәммәгезгә дә һәм якыннарыгызга барыннан да элек какшамас ныклы сәламәтлек, иминлек, хөрмәтихтирам, үтә мөһим һәм кирәк- ле эшләрегездә гел уңышлар юл- даш булуын телим. Һөнәрегез яңаданяңа үрләр яулауга этәрсен, яшәү көче һәм рух күтәренкелеге өстәсен!