ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
18 июнь 2023, 06:40

Райондашларына тугры хезмәттә

18 июнь — Медицина хезмәткәрләре көне18 июнь — Медицина хезмәткәрләре көне

Райондашларына тугры хезмәттәРайондашларына тугры хезмәттә
Райондашларына тугры хезмәттә

Гомере буе сайлаган һөнәренә тугры калып, аны яратып, бөтен күңелен салып башкарган йөзәрләгән райондашларыбыз арасында 49 елдан артык гомерен сәламәтлек саклауга багышлаган Клара Дәүләтгәрәй кызы Нуркаева аерым урынны тота. Башкортстан Республикасының сәламәтлек саклау өлкәсе отлични- гы, хезмәте бихисап медальләр, күкрәккә тагыла торган билгеләр, Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бәһаланган хезмәт ветераны шушы көннәрдә 70 яшьлек гомер бәйрәмен билгели. Бәрәкәтле Чакмагыш төбәге тудырган асыл затларның берсе ул Клара ханым. Әтисе Дәүләтгәрәй Бәхтегәрәй улы өч сугыш афәте кичергән, берничә тапкыр яу кырында җәрәхәтләр алган I төркем сугыш инвалиды, Дан һәм башка орден-медальләр кавалеры иде. Аңа яу яланнарыннан әйләнеп кайту бәхете тигән һәм илебез өчен кирәкле балалар үстерә алган. Әнисе Сәрбиямал Гарифулла кызы хаклы ялга киткәнче күп еллар район үзәк дәваханәсендә санитарка булып эшләгән. Әйткәнемчә, балалары да, оныклары да – аларның йөз аклыгы, барысы да районыбыз тарихында тирән эзле шәхесләр. Клара ханымның өлкән абыйсы Владик Дәүләтгәрәй улы Бәхтиев – “Хезмәт даны” ордены кавалеры, почетлы нефтьче,”Чакмагыш районы алдындагы казанышлары өчен” билгесе иясе, күп санлы Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән хезмәт ветераны. Кече абыйсы Фәнүз Дәүләтгәрәй улы Бәхтегәрәев юл төзү оешмасында хезмәт салды, фидакарьлеге өчен “Башкортстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре” дигән югары исем алды. Клара Дәүләтгәрәй кызы хезмәт юлын 1971 елда Туймазыда медицина училищесын тәмамлап кайткач, район үзәк дәваханәсендә башлап җибәрде. 1982 елдан читтән торып укып, Башкортстан дәүләт университетының биология факультетын тәмамлады. Республика кли- ник дәваханәсендә камилләшү курсларын узганнан соң үзәк район дәваханәсендә табибә-лаборант, артабан озак еллар лаборатория мөдире булды. Күп еллар дәвамында беренчел профсоюз оешмасын да җитәкләде әле. Тормыш юлын ул фидакарьлеге белән почетлы нефтьче исеменә ия булган Вил Гыйндулла улы Нуркаев белән күркәм гаилә булып үтә. Бер- берсен чиксез ихтирам иткән зыялы гаиләдә ике уллары – Рөстәм белән Руслан буй җиткерделәр, югары белем алып, гаиләләр корып, Казан шәһәрендә төпләнделәр. Рөстәм сөеклесе Айгөл белән Руставил һәм Илнар исемле уллар үстерделәр. Егетләр икесе дә югары белемле, үз һөнәрләре буенча эшлиләр. Руставил Альбина исемле хәләле белән гаилә корып, Ариана исемле турунга гомер бирделәр. Русланның тормыш юлдашы да Альбина исемле. Бу гаиләдә Камилла белән Әмир яхшы тәрбия алып үсеп киләләр. Күптән түгел балалары, оныкла-ры, турун һәм барлык туганнары белән бергә җыелып, Нуркаевларның ал- тын туйларын билгеләп үтте. Менә шундый булдыклы, эшчән, ихтирамлы һәм игътибарлы коллегам – район үзәк дәваханәсе ветераны Клара Дәүләтгәрәй кызы Нуркаева гомер көзен бәхетле кичерә. Аңа иң изге теләкләребезне юллыйбыз.

Автор:Сәлимә Дүсәлимова, район үзәк дәваханәсенең ветераннар оешмасы җитәкчесе.
Читайте нас