

Тантаналы очрашуда муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет әгъзасы Ирек Марс улы Усманов, шундый ук дәрәҗәдәге депутат Вадим Васильевич Соколовның ярдәмчесе Мөнирә Җәмигънур кызы Мөхәммәтшина, “Рәхмәт, доктор” шәфкатьлелек фонды директоры Ришат Дамир улы Арсланов катнашты.
Үзләренең чыгышларында алар медицина хезмәткәрләренә иң ихлас котлау сүзләрен юллады, Чакмагыш халкы сәламәтлеге сагында көн-төн фидакарьлек өлгеләре күрсәтүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде, табиблар, фельдшерлар, шәфкать туташларының олы хезмәтен мактап телгә алды һәм бер төркем якташларыбызны бүләкләп узды.
Район үзәк дәваханәсе фельдшеры Айгөл Кәүсәр кызы Ваһаповага – Русия Федерациясе, шәфкать туташы Гүзәл Равил кызы Юлдашевага Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрларының Рәхмәте белдерелде.
Шәфкать туташы Рәзинә Нургали кызы Сәфиуллинага “Башкортстанның сәламәтлек саклау отличнигы”, балалар поликлиникасы бүлеге мөдире, педиатр Динара Айрат кызы Газизовага “Мактаулы остаз” дигән исем һәм билге тапшырылды.
Аблай фельдшер-акушерлык пунктының шәфкать туташы Лүзия Хәләф кызы Гайсина, шәфкать туташы Алсу Рим кызы Дәүләтова, стоматология кабинетының өлкән шәфкать туташы Эльвира Рим кызы Фәйзуллина – муниөипаль район хакимиятенең Почет грамоталары, ә эндокринолог Айсылу Фирдәвис кызы Ибраһимова белән теш технигы Альбина Фәндит кызы Хәбибуллина Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Арытаба сәхнә түренә БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе һәм депутатларының Рәхмәт хатларына ия булучылар күтәрелде. Өлкән провизор Резеда Дамлис кызы Маннанова белән фельдшер-акушерлык пункты шәфкать туташы Венера Нәзиулла кызы Гайнуллинага Константин Борисович Толкачевның Рәхмәте белдерелде.
Көндезге стационар терапевты Лилия Мөхәммәтзариф кызы Латыйпова, педиатр Рәзидә Фәтхулла кызы Исхакова, Иске Почкак фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Фәгуә Илфак кызы Сәлимгәрәева, икътисадчы Дания Дамир кызы Әхкәмова, программист Рәйсә Мөҗәһит кызы Гыйззәтуллина – Вадим Васильевич Соколов, терапевт Динара Дәригать кызы Кузнецова, балалар поликлиникасы бүлегенең өлкән шәфкать туташы Альбина Суфиян кызы Мусина, хирургия бүлегенең шәфкать туташы Гөлчәчәк Тәлгать кызы Хәбирова, җаваплылыгы чикләнгән “Сихәт” җәмгыятенең фармацевтлары Гөлшат Даим кызы Хафизова, Гүзәл Нурзаһит кызы Кинзина, Гөлчәчәк Данил кызы Мөхәммәдиева – Ирек Марс улы Усманов тарафыннан акчалата премия белән бүләкләнде.
Терапия бүлеге мөдире Лена Мөхәммәт кызы Мөхәммәдиева, хирург Илгиз Мәгънәви улы Ваһапов, функциональ диагностика табибы Илнара Ринат кызы Насретдинова, фельдшер-лаборант Зөлфия Равил кызы Баембитова, рентгенлаборант Гөлназ Борис кызы Миңнеәхмәтова, Юмаш авыл амбулаториясенең шәфкать туташы Ольга Геннадьевна Ведерникова, Иске Калмаш участок дәваханәсенең шәфкать туташы Гөлназ Туктаполот кызы Макулова, пешекче Рәсимә Нәсим кызы Рәхимова “Рәхмәт, доктор” шәфкатьлелек фондының Рәхмәт хатларына лаек булды.
Район үзәк дәваханәсенең баш табибы Алина Фаил кызы Латыйпова да үзенең хезмәттәшләренә учреждениенең Почет грамоталарын, Рәхмәт хатларын өләште һәм һөнәри осталык бәйгесендә уңышка ирешкән якташларыбызга истәлекле бүләкләр тапшырды. Психотерапевт Рөстәм Әнвәр улы Исмәгыйлев – “Иң яхшы табиб”, Кашкар фельдшер-акушерлык пунктында хезмәт салучы Әлфинә Рәүф кызы Лыгина – “Иң яхшы фельдшер”, реанимация һәм интенсив терапия палатасыннан Энҗе Наил кызы Муллагалиева – “Иң яхшы шәфкать туташы” һәм Гүзәл Риф кызы Ганиева – “Иң яхшы кече медицина персоналы”, Гүзәл Миңнеәхмәт кызы Хәмәева – “Иң яхшы хуҗалык эшләре хезмәткәре” номинацияләрендә җиңүчеләр дип табылды.
Район үзәк дәваханәсенең профсоюз оешмасы җитәкчесе Резеда Рафаил кызы Хәйдәрова исә үзләренең күркәм гомер бәйрәмнәре – юбилейларын билгеләгән хезмәттәшләренә бүләккә сертификатлар тапшырды.
Бәйрәм ахырында медицина хезмәткәрләре Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистлары тарафыннан сәхнәләштерелгән Георгий Хугаевның “Ычкындырмыйк кияүне” дип аталган спектаклен карады. Төп рольләрне башкаручылар арасында якташыбыз, Башкортстанның атказанган артисты Айнур Баянов, Ташкалмаш авылы килене, Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Миңненур Сәетова-Гыйззәтуллинаның булуы чакмагышлылар өчен аеруча сөенечле. Тантаналы очрашу, күркәм тамашага килгән һәркем бу көнне күтәренке кәеф, бетмәс-төкәнмәс якты тәэссоратлар туплады.