

Чакмагышның Кооператив урамындагы 18нче йортта яшәүче И.Якупов, Төзелеш урамындагы 65нче йорт адресы хуҗасы В.Нуриев, Чиялекүл авылының, Чиялекүл урамы, 14нче йортта яшәүче Р.Галимовка бәхет тәүгеләрдән булып елмайды. Аларга салат савытлары җыелмасы тапшырылачак. Ә инде ике яруслы җиләк-җимеш савытына район үзәгенең Гагарин урамындагы 52нче йортта гомер итүче Л.Сәмигуллина, сервировкалау өчен вазаларга Тынычлык урамы, 24нче йортның 18нче фатир хуҗабикәсе С. Әһәдуллина ия булачак.
Барлык даими гәзит укучыларыбызга безнең тугры дусларыбыз булганыгыз өчен рәхмәт белдерәбез. Ә лотерея ул – бәхет эше. Призларыбыз зур булмаса да, килешерсез, дусларыбыз, бүләк алу – күңелле. Иң мөһиме, без аларны сезгә ихлас күңелдән һәм олы хөрмәтебезне белдереп тапшырабыз. Ә инде бу юлы бүләк отмаганнар төшенкелеккә бирелмәсен. Бүләкләр тагын бер тапкыр июнь ахырында уйнатылачак әле. Аның нәтиҗәләре белән сез гәзитебезнең 6 июльдәге санында таныша алачаксыз. Сезгә дә бәхет, һичшиксез, алдагы уеннарыбызда елмаер. Бүләкне алырга килүчеләрне эш көннәрендә 9.00дан 17.00 сәгатькә кадәр редакциядә көтеп калабыз. Үзегез белән паспортыгыз белән ИНН таныклыгыгызны да алырга онытмагыз.
“Игенче” белән бергә калучы дусларыбызга рәхмәт белдерәбез, бүләк алып куанганнарны котлыйбыз! Бергә булдык, бергә калыйк.