+28 °С
Болытлы


Район мәдәният йортының “Березка” халык урыс вокал ансамбле (җитәкчесе – Гөлнара Шәймиева) һәм “Асылъяр” халык биюләре ансамбле (Гөлшат Галләмова, Рәйлә Нуриханова) төбәкара “Распахнись, душа казачья” казак мәдәнияты фестиваль-конкурсында катнашты. Бәйге нәтиҗәләре буенча биючеләребез беренче, җырчыларыбыз өченче урынга лаек булды.
Уфада республика күләмендә “Салам-2023» республика чуваш җыры һәм биюе фестивале үткәрелде. Юмаш күпфункцияле клубының “Сеспел” халык чуваш фольклор ансамбле (Вера Фомина) “Чуваш халык җырын күмәкләп башкару” номинациясендә икенче урынны яулады.
Иҗади коллективларны һәм җитәкчеләрен чираттагы җиңүләре белән чын күңелдән тәбрик итәбез!