+24 °С
Яңгыр


Район мәктәпләрендә профориентация кысаларында оешма-предприятиеләргә экскурсияләр оештыру дәвам итә.
Шушы көннәрне Яңа Коты урта мәктәбе укучылары “Үзәк” машина-технология станциясенең Чакмагыштагы филиалы хуҗалыгына экскурсиягә юл тотты. Анда алар беренче тапкыр МТЗ-82 тракторы белән танышты, заманча басу техникасы турында мәгълүмат алды, тракторчы һөнәре белән кызыксынды.