ИГЕНЧЕ
+21 °С
Облачно
Новости
19 Июня 2023, 06:20

Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсе хезмәткәрләре осталыкта ярышты

Узган шимбәдә районыбызда Башкортстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре арасында “Иң яхшы һөнәр иясе” конкурсының зона этабы үтте.

Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсе  хезмәткәрләре осталыкта ярыштыТорак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсе  хезмәткәрләре осталыкта ярышты
Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсе хезмәткәрләре осталыкта ярышты

Һөнәри осталыкта көч сынашырга бу көнне Благовещен, Уфа, Нуриман, Архангель, Кырмыскалы, Чишмә районнарыннан һәм үзебезнең торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре җыелды. Конкурста барлыгы 40 кеше “Электрчы”, “Электр-газ белән эретеп ябыштыручы”, “Казанлык операторы”, “Слесарь-сантехник”, “Тракторчы”, “Күп фатирлы йортларда территорияне комплекслы җыештыручы”, “Тирә-якны төзекләндерү һәм яшелләндерү мастеры” номинацияләрендә осталыкта ярышты.
Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләрен Башкорстан Республикасы Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының территорияләрне төзекләндерү буенча бүлеге начальнигы Арсланбәк Ринат улы Хәйдәров, Башкортстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгының эш белән тәмин итүчеләр берлеге ассоциациясенең башкарма директоры Екатерина Георгиевна Хәбирова, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Дамир Фәнил улы Низамов, районыбызның торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсе оешма-предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
“Районыбызда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә елдан-ел уңай үзгәрешләр күзәтелә. Халык белән үзара бәйләнешләр җайга салына, урамнарыбыз һәм күпфатирлы йортлар территорияләре яңартыла, фатирларыбыз тагын да җылырак һәм ямьлерәк була. Халыкка яшәү өчен уңай шартлар тудыру, районыбызның оешма-предприятиеләре, учреждениеләренең тотрыклы эшчәнлеген тәэмин итүдә тыгыз элемтәдә торучы мондый тармак башка юктыр, мөгаен. Мөһимнәрдән саналган тармакны үстерүчеләргә бүген уңышлар телим!” – диде конкурста катнашучыларны сәламләп, Реканс Фәнил улы Ямалеев.
Конкурс нәтиҗәләре буенча районыбызның торак-коммуналь хуҗалыгы осталары башка районнардан килгән коллегаларыннан һич калышмады, лаеклы урыннар яулады. Слесарь-сантехниклар арасында җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы” җәмгыятеннән Александр Сергеевич Бочкарёв өченче урынны алды, җылыту казанлыгы операторлары арасында “Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы” муниципаль унитар предприетиесеннән Мәхәммәдҗан Мөхтәрәли улы Әхмәдов беренче урынны яулады, электриклар арасында “Чакмагыш электр челтәре” предприятиесәннән Элнур Әхмәд улы Гусейнов беренчелекне бирмәде, электр-газ белән эретеп ябыштыручылар конкурсында торак-коммуналь хуҗалыгыннан Азамат Радик улы Җиһанов – беренче, Чакмагыш су белән тәэмн итү предприятиесеннән Владимир Борис улы Сәяхов өченче урыннарны яулады. “Тирә-якны төзекләндерү һәм яшеләндерү мастеры” номинациясендә җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагыш торак-коммунал хуҗалыгы” җәмгыяте мастеры Илгиз Җәвит улы Сакаев икенче урынга лаек, дип табылды.
Башкорстан Республикасы Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының территорияләрне төзекләндерү буенча бүлеге начальнигы Арсланбәк Ринат улы Хәйдәров һөнәр осталарын лаеклы җиңүләре белән котлап: “ Әлеге конкурс, һөнәри осталыкны бәяләргә мөмкинлек бирү белән беррәттән, торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсе хезмәткәрләре эшенең әһәмиятлелеген чагылдыра. Барыгызга да тырышлыгыгыз, тынгысыз хезмәтегез һәм һөнәри осталыкка омтылышыгыз өчен рәхмәт”, – диде ул һәм 4 августта Октябрьский шәһәрендә үтәчәк конкурсның республика этабында катнашучыларга уңышлар теләде.
Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре тәүлек буе хезмәт сала. Алар күпләр әле йокыдан торганчы ук эшкә тотына һәм кайвакыт башкаларга караганда ешрак тәнкыйтькә дә дучар була. Ә бит алар рәхмәт сүзләренә бик лаек. Әлеге өлкә хезмәткәрләренең намуслы хезмәте, югары шәхси җаваплылыгы нәтиҗәсендә уңай, имин тормыш тәэмин ителә. Аларга авыр, тынгысыз хезмәтләре, һөнәри осталыклары өчен рәхмәт җиткерәбез.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас