ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
19 июнь 2023, 07:15

Урманнарга керсәң...сакланып йөр!

Җәйге урман кырларны байкап йөрү, берьюлы шифалы үләннәр җыю теләге белән, юлыбыз Тукай авылы буендагы урманга төште. Баксаң, ерак түгел генә  челтерәп аккан чишмәсе дә бар икән. Татлы, тәмле, йомшак чишмә суыннан да авыз иткәннән соң, урманга килгән төп максатны үтәргә  юл тоттык. Чишмә юлыннан чыгып, урманга таба юл алдык. Саф һавадан, төрле үләннәр, агачлар исеннән  башлар әйләнде.

Урманнарга керсәң...сакланып йөр!Урманнарга керсәң...сакланып йөр!
Урманнарга керсәң...сакланып йөр!

 

         Урманга баруның да максаты нинди иде? Чәчкә-гөлләр купшы, матур үссен өчен урманнан торфлы туфрак кирәк, диләр иде без бәләкәй чакта  өлкәннәр. Шулай итеп, тәү чираттагы максатыбыз туфрак алып кайту иде. Берара басып торып, урманның моңлы шаулавын, кошлар сайравын тыңладык. Аннан куелык эченә таба атладык. Беребездә секатор кайчысы белән көрәк, икенчебездә – капчык белән полиэтилен пакетлар( урман чиясе ботаклары, мәтрүшкәләр, файдалы үләннәр табу очрагына).

         Балачакта ярыша-ярыша җыйган төрле шифалы үләннәр әле  шау чәчкәдә, чия агачларында, кызганычка каршы, җимешләре юк быел. Абагалар – капкач кебек. Мәтрүшкәләрне җырлый-җырлый эзлибез, әмма алар юк. Әллә иртәрәк бардык, әллә быел алар да юк?! Туфрак казып алырга дип агач төбенәрәк килдек. Ни күрик?! Имәннәр, каен, чияләрне, хәтта ылыслы агачларны да, теге ефәк күбәләкләре карышлавыклары (шелкопряд) баскан! Оеш-оеш, өем-өем өелешкәннәр! Исең-акылың китеп, чирканудан тәннәрең чымырдарлык! Нишләтергә, бу агачларны ничек коткарырга була, дигән сорау йөри башлады башымда. Болай булмый бит! Аларны коткармасак, кошлар, урман тереклекләре нәрсә белән тукланыр?! Туфрак кайгысы тәмам баштан чыкты! Иң мөһиме – монда агачлар!

          Яшь көч авылы урманында  хәлләр бөтенләй коточкыч! Агачлар коры ботакка калган, хәтта көздән калган корыган яфраклар да юк.  Нигә табигать өчен кирәкле урманнарга – мөһим урынга шулкадәр битарафлык?! Элек урманнарга керү күңелле иде, бөрлегәннәр, җиләкләр, чияләрдән авыз итеп, матур чәчкә гөлләмәләре җыеп йөри идек, бөҗәкләрдән дә иң курыкканы шул талпан кадалу иде. Ә хәзер?! Нинди куркыныч бөҗәк өскә ябышыр икән,  дип йөрибез! Нигә карамыйлар? Бәлки, югарырак урыннарга хәбәр итәргә кирәктер?! Кайчандыр шаулап торган, яшәешебезне ямьләгән, әле дә җир шарыбызны саф һавага туендырган урманны шулай бөҗәкләр аркасында гына әрәм итү дөрес буламы соң?!

         Бу очракта төрле инстанцияләрнең берлектә эш итүе урынлы булыр иде, минемчә.

Урманнарга керсәң...сакланып йөр!
Урманнарга керсәң...сакланып йөр!
Урманнарга керсәң...сакланып йөр!
Урманнарга керсәң...сакланып йөр!
Урманнарга керсәң...сакланып йөр!
Урманнарга керсәң...сакланып йөр!
Урманнарга керсәң...сакланып йөр!
Урманнарга керсәң...сакланып йөр!
Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас