ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
19 июнь 2023, 07:10

Яшелләндерү-утау өмәләре

Районыбызда һәм авыл биләмәләрендә елның һәр мизгелендә санитар тазарту, утау, агарту эшләре бара. Кышларын территорияләрне кардан чистарту, язны корыган яфрак-ботаклардан, көзләрен коелган яфраклардан арындыру, җәйләрен чүп үләннәрен чабу кебек мәшәкатьләр үтә.

Яшелләндерү-утау өмәләреЯшелләндерү-утау өмәләре
Яшелләндерү-утау өмәләре

 

         Узган шимбәдә район үзәгенең Чакмагыш елгасы яры буенда утыртылган агачлыкны чүп үләннәреннән чистарту, коеныр өчен төзекләндерелгән пляж территориясенә “Яшел Башкортстан” акциясе чикләрендә яздан утыртылган наратларга су сибеп, тирә-якларын чүп-чардан арындыру, утау эшләре башкарылды. “Урожай” стадионында, әлеге вакытта эчке бизәү эшләре барган яңа мәктәп территорияләрендә чүп үләннәре чабылды.

         Өмәләрдә катнашучыларны муниципаль  район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев сәламләде. Муниципаль район Совет сәркатибе Фаил Әхнәф улы Ишморатов территорияләргә килгән оешмалар хезмәткәрләренә эш тәртибен һәм максатларны аңлатты. Чүпләрдән арынган, суга туенган агачларның алынып китүенә үз вакытында булышлык итсәк, алар да үз чиратларында табигатебезне яшел калканга күмәр.

Яшелләндерү-утау өмәләре
Яшелләндерү-утау өмәләре
Яшелләндерү-утау өмәләре
Яшелләндерү-утау өмәләре
Яшелләндерү-утау өмәләре
Яшелләндерү-утау өмәләре
Яшелләндерү-утау өмәләре
Яшелләндерү-утау өмәләре
Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас