ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
20 июнь 2023, 11:00

Корбан гаете якынлаша

Ислам динендә иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Корбан гаете якынлаша. Быел бу изге тантана 28 июньгә туры килә. Әлеге бәйрәм уңаеннан, дин тотучы район халкының теләкләрен исәпкә алып, корбан чалуга кагылган сорауларга җавап бирү мөһим.

Корбан гаете якынлашаКорбан гаете якынлаша
Корбан гаете якынлаша


20 июньдә муниципаль район хакимиятендә дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча комиссиянең чираттагы утырышы үтте. Аны муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев алып барды. Комиссия рәисе, муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова чара барышында Корбан бәйрәмен үткәрү, гает көнне дини йортларда хәвефсезлек тәэмин итү мәсьәләләре буенча чыгыш ясады.
“Бу изге көнне иртәнге сәгатьләрдә гает намазы укылганнан соң, корбанлык малларны чалу башлана. Быел да һәр кеше бу эшне үзенең шәхси хуҗалыгында башкарачак. Авыл җирлекләрендә корбан чалуга ярдәмгә хәзрәтләр бар, аларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Пәйгамбәребез үзенең хәдис-шәрифендә әйткәнчә, итне өч өлешкә бүлү – иң хәерлесе. Бер өлеш гаиләгә тәгаенләнә, икенче өлеше фәкыйрь һәм ятимнәргә таратылырга тиеш, калган өченче өлештән Корбан ашы уздыру зарур”,– диде район имам-мөхтәсибе Фаяз хәзрәт Котлыев.
Артабан Чакмагыш районы ветеринария станциясе начальнигы Радмир Фәнил улы Ямалеев корбан чалуны оештыру шартлары, бу шартларда мөһим булган кагыйдәләр һәм нинди документлар мотлак булырга тиешлеге турында сөйләде. Ул шулай ук корбанга чалырга малларны сатып алган һәм бер торак пункттан икенчесенә алып барган очракта, аларның авырулар йоктырмавын дәлилләгән белешмәләре, малларның идентификация процедурасын үтүе мотлак шартларның берсе булу турында да сүз барды. Шулай ук корбанга мал чалырга ният иткән райондашларның бу хакта җирле хакимиятләргә хәбәр итүе мөһим. Ахырда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев авыл җирлекләрендәге мәчет территорияләрен тәртипкә китерергә, изге Корбан гаете бәйрәмен барлык дини кагыйдәләргә нигезләнеп үткәрергә чакырды.

Корбан гаете якынлаша
Корбан гаете якынлаша
Корбан гаете якынлаша
Корбан гаете якынлаша
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас