

Борычка көл кирәк
Борычны сезонга ике тапкыр көл төнәтмәсе белән тукландырырга була. 1 литр суга 1 аш кашыгы көл салып, 1 тәүлек төнәтергә һәм төбенә сибәргә. Һәр төпкә 0,5әр литр исәбеннән сибә аласыз.
Кавын күп булсын
Кавын уңышны күп бирсен өчен 4 чын яфрагы чыкканнан соң, очын өзәргә кирәк. Шуннан ул тармаклана, янындагы ботакларда чәчәкләре күбрәк була. Бер төптә алтыдан артык җимшән (плод) калдырмаска кирәк. Кавыны тиешле зурлыкта үсеп җиткәч, су сипмәскә кирәк. Югыйсә кавын баллы булмый. Кавын комсыл туфрак һәм кызу ярата.
Бәрәңге үстерү киңәшләре
Бәрәңгегә яңа тирес кертергә ярамый.
Көн коры һәм кызу торганда, төбен өймәгез. Яңгырдан соң төбен йомшартып өйсәң, үсемлек ныгый.
Бәрәңгенең дымга ихтыяҗы чәчәк атар алдыннан арта. Сабагы кибә башлаганда су сибәргә ярамый. Коры яфракта кабыгы калыная, яхшырак сакланачак.
Киңәшләр “Манзара” гәзитеннән әзерләнде.