+28 °С
Болытлы


Башкортстаннан тыш, аномаль салкын һава торышы Оренбург, Киров, Свердловск, Чиләбе өлкәләрендә һәм Татарстанда да сакланачак, дип искәртте Вильфанд. Свердловск өлкәсендә тагын да суыграк булачак – температура +8..+13 градустан да югары күтәрелмәячәк.
Шул ук вакытта, якын көннәрдә Магадан өлкәсе, Якутия, Чукот автономияле округы, Красноярск крае, Тыва һәм Хакасиядә +28..+36 градуска кадәр аномаль эссе һава торышы көтелә.
Иртәгә республикада көндез һава +15..+20 градуска кадәр җылыначак. 23 һәм 24 июньдә салкынча һава торышы саклана, көндез температура +19..+24 градус тәшкил итәчәк. Шимбә, 24 июньдә, урыны белән яңгыр явачак.