+22 °С
Яңгыр


Данияр Хуҗаголов – “Заря” авыл хуҗалыгы кооперативында ветеринария табибы булып эшли. Данияр җиде яшендә үк ат белән кызыксына башлый. Аннары Сабант туйларында, бәйгеләрдә катнаша. Райондагы беренче җитди җиңүен әле дә яхшы хәтерли ул. «Герда» кушаматлы юртагы белән алты ел рәттән беренче урыннардан төшмиләр.
“Ат җене бер кагылса ычкындырмый икән” – ди Данияр. Ул быел да Шаран районында үткән Сабан туенда Герда белән икенче урынны яулый, Уфада – өченче урынны алып кайта.