ИГЕНЧЕ
+24 °С
Дождь
Новости
21 Июня 2023, 10:10

Онытырга хакыбыз юк

1941 елның 22 июне – илебез тарихында иң кызганыч даталарның берсе.

Онытырга хакыбыз юкОнытырга хакыбыз юк
Онытырга хакыбыз юк

 

         Бу кайгылы датаны без Хәтер  һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. 82 ел  илебезнең һәр кешесе тормышына «сугыш»дигән коточкыч сүз кергән кайгылы көннән аерып тора! 20 июньдә Иске Бәшир урта мәктәбе яны лагеренда әлеге истәлекле датага багышланган чаралар узды. Бу көнне тәрбиячеләр балалар белән Бөек Ватан сугышы турында әңгәмәләр үткәрделәр, совет солдатларының батырлыгы турында сөйләделәр, балалар сугыш, халкыбызның батырлыгы, туган илебез, тынычлык турында шигырьләр укыдылар, сугыш еллары җырларын тыңладылар һәм башкардылар. Чара ахырында "Кояшкай" мәктәп яны лагере балалары сугыш кырларында Ватан азатлыгы өчен һәлак булган батырлар һәйкәленә чәчәкләр салдылар һәм бер минут тын торып аларны искә алдылар.

 

Фото һәм мәгълүмат Иске Башир авылы урта белем бирү мәктәбенең “Вконтакте” социаль челтәрендәге сәхифәсеннән алынды.

Онытырга хакыбыз юк
Онытырга хакыбыз юк
Онытырга хакыбыз юк
Онытырга хакыбыз юк
Онытырга хакыбыз юк
Автор:Индира Латыйпова әзерләде.
Читайте нас