ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
21 июнь 2023, 11:15

Радужная урамында яшәүчеләргә сөенеч

Районда ел саен юлларны ремонтлау, яңа юл салу буенча күләмле эшләр башкарыла.

Радужная урамында яшәүчеләргә сөенечРадужная урамында яшәүчеләргә сөенеч
Радужная урамында яшәүчеләргә сөенеч


Чакмагыш үсә, яңа урамнар барлыкка килә. Халык барлык уңайлыкларның да булуын, бигрәк тә юллар торышы мәсьәләсенең чишелүен көтә. Районыбызның яңа урамнарында гомер итүчеләр асфальт юл салынуын көтә. Ел саен ике-өч урамга асфальт түшәлүе куандыра.
Быел Радужная урамында яшәүчеләр сөенер кебек. Әлеге урамнарга асфальт салу буенча әзерлек башланды. Шушы көннәрдә асфальт салу өчен төп эшләр башланачак.

Фото: Ильгиз Саляхов

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас