ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
22 июнь 2023, 06:20

БДИ нәтиҗәләре сөендерә

Чакмагыш гимназиясенең чыгарылыш укучысы Азалия Илһам кызы Ризванова БДИ да югары нәтиҗәгә ирешкән. Рус теле имтиханы нәтиҗәләре буенча ул – 97, җәмгыять фәненнән 94 балл җыйган.

БДИ нәтиҗәләре сөендерәБДИ нәтиҗәләре сөендерә
БДИ нәтиҗәләре сөендерә

Билгеле булуынча, 2021 елдан башап, Башкортстанда Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча 100 балл җыйган һәм дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-белем бирү үзәгенә караган төбәк вузларына укырга кергән республика мәктәпләрен тәмамлаучыларга ел саен 150 мең сум күләмендә төбәк Башлыгының бер тапкыр бирелә торган премиясе булдырылган. Азалия актив тормыш позицияле укучы, район күләмендә үткән барлык чараларда да актив катнаша, җәмгыять һәм тарих фәннәре буенча Бөтенрусия укучылар олимпиадасы җиңүчесе, республика гыйльми-практик конференциясе призёры.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас