ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
22 июнь 2023, 13:51

Һөнәри осталыкта көч сынашып

Машина белән сыер саву операторларының 35 нче, ясалма орлыкландыру техникларының 34 нче осталык бәйгеләре үтте

Һөнәри осталыкта көч сынашыпҺөнәри осталыкта көч сынашып
Һөнәри осталыкта көч сынашып

Ул көнне җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш”җәмгыятенең товарлыклы-сөтчелек фермасының Көсәкәй авылының көньяк-көнбатыш төбәгендә урнашкан җәйге лагере иртәдән үк күңелле ыгы-зыгы, чәмле ярыш дәрте белән янган һөнәр осталарының киеренке ярышларга әзерләнеп дулкынлануы, урындагы мәдәният хезмәткәрләренең җырмоңы, оештыручыларның һәр эшне төгәл башкарырга тырышулары белән тулы булды. Биредә утыз бишенче тапкыр машина ярдәмендә сыер саву оперторларының һәм утыз дүртенче мәртәбә үзен үтә эффектлы ысул буларак таныткан һөнәр – сыер малларын ясалма орлыкландыру техникларының һөнәри бәйгеләре үтте. Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, башында аның авыл хуҗалыгы буенча урынба сары Илгиз Фаил улы Ихсанов торган бүлек хезмәткәрләре, район ветеринария станциясе, “Элита” токымчылык предприятиесе, мәгълүмат консультацияләр бирү үзәге вәкилләре, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең генеральный директоры, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов, Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова, район хуҗалыкларының баш зоотехниклары һәм ветеринария табиблары, селекционерлар, ясалма орлыкландыру техник операторлары, машина белән сыер саву осталары, әлеге бәйгеләрне оештырып үткәрүдә иганә ярдәме күрсәткән җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыяте директоры Машина белән сыер саву операторларының 35 нче, ясалма орлыкландыру техникларының 34 нче осталык бәйгеләре үтте Ранис Рәис улы Хәмәтдинов, “Почет билгесе” орденлы Бәләбәй сөт комбинаты, “СН Продукт” җәмгыятьләре вәкилләре, биләмәдәге мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Чараны шушы авылда туып үскән, әле Татарстан төбәгендә төпләнгән мәдәният хезмәткәре Рәзилә Рәсүл кызы Мөхәммәтҗанова үзе төзегән матур сценарий буенча ачып җи бәрде һәм алып барды. Иң тәүдә дәүләт гимннары астында ярыш әләмен күтәрделәр, аны узган елдагы ярышлар җиңүчеләре күтәрде. Артабан җыелучылар алдында муниципаль район хаки мияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов тәбрикләү һәм ярышларда җиңүләргә рухландыру сүзләре белән чыгыш ясады. Җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыяте директоры Ранис Рәис улы Хәмәтдинов кыскача үз хуҗалыклары эшчәнлеге белән таныштырды, бәйге тотучыларга һәм чарада башка катнашучыларга уңышлар теләде. Биләмә башлыгы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинованың даизге теләкләре алкышлар белән кабул ителде. Ярышларның баш судьясы, авыл хуҗалыгы бүлегенең баш зоотехнигы Ильяс Илшат улы Йосыпов бәйге этаплары һәм судьялар төркеме белән таныштырды, шулай ук барысына да уңышлы эшчәнлек, ә ярышучы осталарга җиңүләр яулауларын, тәҗри бәләрен баетуларын теләде. Урындагы мәдәният хезмәткәрләренең дәртле биюләре, моңлы җырлары белән рухланып, ярышчылар һәр этапта үз осталыкларын күрсәтергә тотынды. Әйтергә кирәк, быелгы бәйгедә 9 авыл хуҗалыгы предприятиесеннән берничәшәр машина белән сыер саву операто ры, ясалма орлыкландыру техниклары — биш дистәгә якын уңганнар үз осталыкларын күрсәтте. Саву залында сыерларны пөхтәләп савып, сөтне лабораториягә китереп майлылык һәм аксым күләмнәрен ачыклау, сортын билгеләү, саву аппаратын тизлеккә бөтен нечкәлекләренә кадәр үтәп сүтеп җыю, сөтлебикәләрне ясалма орлыкландыруга әзерләүнең теоретик һәм орлык салуның практик биремнәрен үтәү, башка ярышларда зиһен көче һәм куллар осталыгы, җитезлек һәм өлгерлек тә таләп ителүе шарт иде. Бер үк вакытта бәйге тотучылар һәм башкалар гер күтәрү, шашка, тизлеккә йөгерү кебек спорт ярышларында да катнашырга өлгерде. Һәр участокта ныклы тәртип, барлык уңайлыклар булдырылуы да күзгә ташланып торды. Бәйгечеләр арасында дүрт дистә елга якын стажлы тәҗрибәле һөнәр ияләре дә, бу шөгыльләрдә күптән түгел генә үзләрен күрсәтә башлаганнары да бар иде. Һәммәсе дә бөтен белемен, тырышлыгын, осталыгын яратып башкарган эшенә салуы өчен көрәште. Бәйге тотучыларның барысының да олы хезмәтен бәһалау җиңел булмады, чөнки баллар арасында аерма бик кечкенә булды. Менә, ниһаять, чараны йомгаклау өлеше дә җитте. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев үзенең чыгышында мондый бәйгеләрнең бездә озак еллар дәвам итүе һөнәри осталыкны арттыруга, зур тәҗрибә туплауга һәм шуның нәтиҗәсендә терлекчелек тармагында районыбызны республикада тотрыклы рәвештә лидерлар исемлегендә сакларга булышлык итә, дип белдерде. Бүгенге ярышта катнашып җиңү яулаганнар да, башкалар да тик отты гына, дип билгеләде ул, чөнки бер берсеннән күреп күп кенә отышлы алымнар өйрәнү һәр эшчәнлекне нәтиҗәлерәк итә, яңа җиңүле үрләргә юл ача. Чараны яхшылап оештырган “Юлдаш” җәмгыяте җитәкчеләре һәм хезмәткәрләренә, юмарт иганәчеләргә, мәдәният хезмәткәрләренә, аш-су әзерләүчеләргә зур рәхмәт җиткереп, артабан да уңышлар теләгәннән соң ул иң-иңнәргә бүләкләр тапшырды. Күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен “Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы зоотехник селекционеры Рәфис Рәшит улы Бәдретдинов белән “Үзәк” машинатехнология станциясенең ясалма орлыкландыру технигы Ринат Әсгать улы Фәйзуллин Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Ярышларда катнашкан 45 булдыклы осталар арасында ясалма орлыкландыру техниклары һәм машина белән сыер саву операторлары аерым билгеләнде. Ясалма орлыкландыру техниклары бәйгесендә 90 балл җыеп, “Үзәк” машина-технология станциясенең булдыклы, тәҗрибәле белгече Ринат Әсгать улы Фәйзуллин беренчелекне яулады, I дәрәҗә Дипломнан тыш, 10 мең сум акчалата премия белән бүләкләнде. Икенче урын 87,5 балл туплаган “Герой” кооператив-колхозы белгече Лилия Рамил кызы Хәмидуллинада, ул II дәрәҗә Диплом һәм 8 мең сум премия иясе дә булды. Өченче урында “Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы вәкиле Альфира Фоат кызы Бакирова – ул 86,3 баллга ия. Өченче дәрәҗә Диплом һәм 7 мең сум акча белән бүләкләнде. 2022 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча хатын-кызлардан иң яхшы ясалма орлыкландыру технигы Гөлшат Әнвәр кызы Солтанова булып чыкты, ул да 2 мең сум премия белән дәртләндерелде. Ирләр арасында бу исемне “Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозыннан Фәнис Инис улы Насыйбуллин алды. Иң яхшы зоотехник-селекционер Мәгъдәния Мәҗит кызы Якупова булып чыкты, соңгылары да икешәр мең сум премия алды. Машина белән сыер саву операторлары бәйгесендә уңганлыгы белән бөтен илебездә танылу яулаган “Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы вәкиле Рәмилә Риф кызы Ситдикова лаеклы рәвештә район чемпионы тасмасын такты, аңа I дәрәҗә Диплом һәм 10 мең сум акчалата премия тапшырылды. Аннан “Алга” кооператив-колхозыннан булдыклы савучы Эльза Наил кызы Самматова бик азга калышып, лаеклы икенче урынны яулады, II дәрәҗә Диплом һәм 8 мең сум акча белән бүләкләнде. Өченче урын җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыяте уңганы Зәлифә Әхнәф кызы Хөсәеновада – III дәрәҗә Диплом һәм 7 мең сум акча белән дәртләндерелде. Ел башыннан алып узган биш айда үзләре хезмәтләндергән төркемнәрдәге һәр сыердан уртача иң күп савым күрсәткечләренә ирешүчеләр аерым бәһаланылды: беренче урында “Герой” кооператив-колхозы булдыклысы Рәзилә Рифил кызы Евдокимова, ул һәр сыердан уртача 8354 әр килограмм сөт савып алуга ирешкән, 3 мең сум премия белән бүләкләнде. Икенче урында – “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте уңганы Илүсә Мөнәвир кызы Нуриәхмәтова, 5974 килограмм, 2 мең сум премия. Өченче призлы урын “Үзәк” машина-технология станциясе савучысы Рәйсә Рәис кызы Рамазановада, ул үзенә беркетелгән төркемдәге сыерлардан уртача 4390ар килограмм сөт савуга ирешкән, 1 мең сум премия иясе булды. Сөт линиясенә иң күп савучы операторлар арасында ел башыннан иң күп савым күрсәткечләренә ирешүчеләр түбәндәгеләр булды: беренче урында – “Победа” хуҗалыгыннан Гөлназ Финат кызы Зәйнуллина, 2807 кг, 3000 сум, икенче урында Ленин исемендәге кооперативтан Алена Сергеевна Иванова, 2800 кг, 2000 сум, өченчедә – “Алга” кооператив-колхозыннан Әлфия Мәсгуть кызы Мохтарова, 2556 кг, 1000сум. Бәйге барышында шулай ук “Базы” вәкиле Рәсимә Мәсгуть кызы Ханнанова (36 ел эш стажына ия) – “Иң зур хезмәт стажына белгеч” номинациясендә, “Заря” кооперативы операторы Ирина Айрат кызы Сухова (4 ел эшли) – “Иң яшь белгеч” номинациясендә билгеләп үтелде, алар икешәр мең сум премия белән дә дәртләндерелде.”Бер сыердан иң күп сөт савып алучы” номинациясендә җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте уңганы Резида Ринат кызы Ярмилова билгеләп үтелде, 13800 килограмм, 2000 сум премия. Болардан тыш Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов та котлау сүзләренә һәм изге теләкләренә кушып үз бүләкләрен тапшырды, “СН-Продукт” җәмгыяте дә махсус бүләкләр биреп сөендерде. Спорт уеннарында җиңүгә ирешкән ир-егетләр һәм хатын-кызлар да иганәчеләрдән шактый истәлекле бүләкләр алып сөенде. Чара ямьле тугайда тәмле аш, хуш исле пылау, төрле тәм-том, яшелчә-җимешләр белән кайнар чәй табыны артында аралашып тәмамланды. Һәр катнашучы ел буена җитәрлек дәрт һәм энергия алгандыр, яңа тәҗрибә белән зур җиңүләргә ышаныч туплагандыр, дип өметләнәбез.

Һөнәри осталыкта көч сынашып
Һөнәри осталыкта көч сынашып
Һөнәри осталыкта көч сынашып
Һөнәри осталыкта көч сынашып
Һөнәри осталыкта көч сынашып
Һөнәри осталыкта көч сынашып
Һөнәри осталыкта көч сынашып
Һөнәри осталыкта көч сынашып
Һөнәри осталыкта көч сынашып
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас