ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Новости
23 июнь 2023, 09:45

Эшлим дигән кешегә эш җитәрлек

23 июньдә “Русиядә эш. Мөмкинлекләр вакыты –2023” Бөтенрусия мәшгульлек ярминкәсенең федераль этабы старт алды. Әлеге масштаблы премьера бөтен илдә төрле форматларда үтә. Русия төбәкләрендә ике меңнән артык оффлан-ярминкә оештырылачак. Анда халыкка яңа вакансияләр белән танышу, эш белән тәэмин итүчеләр белән әңгәмә кору, сорауларга җавап алу мөмкинлеге булачак.

Эшлим дигән кешегә эш җитәрлекЭшлим дигән кешегә эш җитәрлек
Эшлим дигән кешегә эш җитәрлек


Бу мөһим чара кысаларында районыбызда да һөнәрләр ярминкәсе оештырылды. Район мәдәният йорты янәшәсенә район оешма-предпритятиеләре, учреждениеләре вәкилләре, шәхси эшкуарлар, үзмәшгүльләр җыелды. Алар “Вакансияләр ярминкәсе”ндә катнашучыларга җитештергән продукциясен тәкъдим итте. Эш эзләүчеләргә шулай ук район предприятиеләрендә таләп ителгән белгечлекләргә вакансияләр белән танышу мөмкинлеге бирелде.
Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, район мәшгульлек үзәге начальнигы Айдар Гали улы Зәйнетдинов катнашты.
Мәдәният йорты алдында үзмәшгульләр тезелеп киткән. Ленар Марат улы Мөсәлләмов шәхси машинасы белән йөк ташый, Артур Юрьевич Романенко минитракторда җир эшкәртә, Радим Рәшит улы Латыйпов катлаулы өстәлләр җитештерә, Фидан Фәнәви улы Шаһабединов төзүчелек белән шөгыльләнә. Илдар Фәрит улы Гайсин остаханәсендә менә инде берничә ел агачтан күз явын алырлык әйберләр эшли. Күргәзмәдә ул бакчаны бизәр өчен агачтан кое, төрле бал савытлары тәкъдим итте.
Айгөл Илдар кызы Гафарова “Вакансияләр ярминкәсе”нә Киндеркүл авылыннан килгән. Ул мал үрчетү белән шөгыльләнә, сыерлар, атлар тәрбияли. Күргәзмәгә ул экологик чиста һәм файдалы продукция : сөт, каймак, эремчек тә алып килгән иде.
“Безгә пешекче-кондитер кирәк”, – диде “Мостафа” кафесыннан килгән Гөлсинә Рәшит кызы Мамедова. Күргәзмәгә алып килгән күпереп пешкән камыр ризыкларыннан авыз итү урыныннан кеше өзелмәде. Чулпан Фларит кызы да Шакирова матурлык салонын тәкъдим итте. Бүгенге көндә аңаярдәмчеләр кирәк.
Җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагыш-икмәк” җәмгыятенә дә пешекче, сатучы, җыештыручылар таләп ителә. Хезмәт хакы – 17-19 мең. Шәхси эшкуар Гәрәевада компетенцияләр төрле: бүгеннән бирегә кондитер цехы технологы, пешекче, моторист, водитель, бухгалтер, йөкчеләр кирәк. Хезмәт хакы – 20 меңнән башлап 50 мең сумга кадәр. “Үзәк” машина-технология станциясенең Чакмагыштагы филиалына да тракторчы, терлекче, эретеп-ябыштыручыларга кытлык кичерәләр. “Җаваплылыгы чикләнгән “Башкерамикс” җәмгыятенә тезүче-пакетлаучы, формалаучы, машина краны слесарьләрен көтәбез”, – ди оешманың кадрлар бүлеге начальнигы Альбина Әбрик кызы Янгирова. Җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы” җәмгыятенә экскаваторчы, автовышка операторы таләп ителә.
Башкортстан аграр-технология колледжы вәкилләре “Авыл хуҗалыгы җитештерүе мастеры”, “Гомуми төзелеш эшләре мастеры” һәм башка һөнәрләр буенча уку йортына керү таләпләре , хезмәт шартлары белән таныштырды.
Башкорстан Республикасының эшкуарлык буенча агентлыгының Чакмагыштагы “Минем бизнесым” үзәге җитәкчесе Гөлшат Ренат кызы Хәмидуллина чарада катнашучылар белән әңгәмә үткәрде, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Мәшгульлек үзәгенең төп бурычы – эшсезләрне эшле итү, аларга психологик яктан ярдәм күрсәтү. Шунысы кызыклы, Башкортстанда һәр эш эзләүче кешегә икешәр вакансия туры килә икән. Районыбызның мәшгульлек үзәге актуаль вакансияләр базасын даими тулыландырып тора. Чара барышында эш эзләүчеләр Башкортстан Республикасының Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм күрсәтү программасы белән дә таныша алды.
Элек авыл хуҗалыгында эшләүче кеше иң хөрмәтлеләрдән санала иде. Мал караучымы, көтүчеме, савучымы – алар барысы да олы ихтирамга лаек булган. Җир кешесе, ягъни игенчеләрнең халык арасындагы абруен әйтеп тә торасы түгел. Бүгенге көндә күпләр хуҗалыкларга эшкә барырга ашыкмый. Шуңа эшсезләр арасында эшсөяр, үз эшен җиренә җиткереп башкаручы кеше табу – зур бәхет.
Районыбызда “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм” гомумдәүләт проекты кысаларында оештырылган чаралар да яхшы нәтиҗәләр бирә. Муниципаль район хакимиятендә үткәрелгән “Эшкуарлык сәгате”ндә катнашучылар дәүләттән финанслата ярдәм алуга ирешә. “Вакансиләр яминкәсе”ндә андыйлар да бар иде. Райондашларыбыз кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү буенча муниципаль программада катнашып, бүгенге көндә бу өлкәдә зур уңышларга ирешә.
Кыскасы, эшлим дигән кешегә эш җитәрлек. Бары тик теләк, тырышлык һәм киләчәккә омтылыш кына кирәк.

Эшлим дигән кешегә эш җитәрлек
Эшлим дигән кешегә эш җитәрлек
Эшлим дигән кешегә эш җитәрлек
Эшлим дигән кешегә эш җитәрлек
Эшлим дигән кешегә эш җитәрлек
Эшлим дигән кешегә эш җитәрлек
Эшлим дигән кешегә эш җитәрлек
Эшлим дигән кешегә эш җитәрлек
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас