ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
23 июнь 2023, 07:35

Туган җирен данлап яшәде ул

Хәйдәр абый Басыйров барлык райондашларга да таныш дисәк тә, ялгыш булмас. Әйе, аның иҗатын, хезмәтен, тырышлыгын барыбыз да белә. Яшь буын, кызганычка каршы, бәлки аның белән турыдан-туры таныша алмый калгандыр. Мин үзем исә, аны көчле рухлы кеше, оратор, интеллигент һәм бик оста җитәкче булган дип ишетеп кенә беләм. Шәхсән үзе белән танышу бәхете тия алмады...

 

         Хәйдәр Фәйзрахман улы Басыйров та 2 елдан артык элек бакыйлыкка күчте, аның китүен аеруча тормыш иптәше Фәһимә апа һәм балалары авыр кичергәндер... Гомер буе тормыш дилбегәсен бергә тарткан Фәһимә апа өчен бу бик авыр югалту. Аның сөйләүләре буенча, Хәйдәр абый идеаль тормыш иптәше булган. Ялгыш кына кире дә карамаган, татлы һәм йомшак сүзләре белән тормыш иптәшенә канат куйган, бервакытта да ышанычын җуймаган. Балалары өчен ул кулыннан бар эш тә килә торган әти булган.

         Районыбызның тарихи-крайны өйрәнү музеенда шушы шәхес, БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе, җитәкче Хәйдәр абыйны искә алу кичәсе үтте. Чараның Гөлнара Шәймиеваның “Туган ягым – гөлләр иле” җыры белән ачылуы да очраклы түгел... Хәйдәр Фәйзрахман улы Басыйровның күпкырлы иҗаты нәкъ менә туган якка, якташларына мәхәббәт, тарихка хөрмәт һәм иҗатка омтылыш белән сугарылган.  Аның китаплары – Җирдәге барлык тереклеккә битараф булмаган кешенең,  мәңгелек кыйммәтләргә кайтара торган авторның җыры. Ул ярты гасырдан артык гомерен иҗатка багышлый. Район җирлегендә  туган күренекле шәхесләрне яза, данлый. Останың каләменә тарихи, патриотик һәм, әлбәттә, авыл темалары да буйсына. Чарага җыелучыларны муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова сәламләде, балачак истәлекләрен хәтерендә барлады һәм Фәһимә апага да рәхмәт җиткерде, чөнки тормыш иптәшенең ныклы тылы буларак аны шундый үрләргә үрләткән.  “Хәйдәр Фәйзрахман улы әле дә безне берләштерә һәм берләштерәчәк. Дистә еллар үтсә дә, аның роле һәм безгә йогынтысы һәрвакыт сизелеп торачак, һәм без аны беркайчан да онытмаячакбыз, дип ышандырабыз,” – диде ул.

         Райондашның яше-карты һәм киләчәге өчен тырышып, янып, аның редакциясе, район типографиясе тарихын мәңгеләштереп калдырырга тырышкан Хәйдәр абыйның нинди ут кеше икәнен бик күпләребез белә. “Игенче” гәзите коллективы, хезмәткәрләре өчен үткен каләм серләрен ачкан, журналистиканы яраттырган, үзенә лаеклы алмашчылар калдыра алган. Биредә туганнары һәм якыннары, хезмәттәшләре, иптәшләре – аны яхшы белгән кешеләр җыелган иде. “Игенче” гәзите редакциясенең баш мөхәррире Фәнис Фидан улы Әмирханов үз чиратында матур хәтирәләргә тукталды. “Шушы олы һәм мәртәбәле кичәдә катнашучыларның барысын да ихлас сәламлим. Күпләребез Хәйдәр абыйның яхшы сыйфатларын әйтеп үтте. Аның төп сыйфатларының берсе – үзебезнең тарихыбызны, Бөек Ватан сугышы чорында һәм аннан соң да илебез өчен каһарманлык күрсәтеп, геройларча көрәшкән, сугыштан соң илне аякка бастыруда катнашкан , төрле тармакларда зур уңышларга ирешкән  олуг шәхесләр турында шәхесләр данланган энциклопедик китаплар нәшер итте. Анда тылда ал-ял белмәгән  комбайнчы, тракторчы  хатын-кызларны, каһарманлык күрсәткән төрле гаскәриләрне күрәбез, геройларны таныйбыз, барыбызның да ата-бабаларыбызның исемнәрен ачыклыйбыз. Ватанпәрвәрлек рухында язган кешенең исеме мәңгелек үлемсез булырга тиеш. Һәм ул бервакытта да онытылмаячак та. Ике елдан артык вакыт үтсә дә, ул элеккегечә арабыздадыр, менә-менә шушы залга килеп керер кебек. Андый кешеләр үлемсез ул. Хәйдәр абый да үзенә шундый зур һәйкәл калдыра алган икән, димәк аның дөньяда яшәү мәгънәсе дә үтәлгән. Хәйдәр абыйның эшләрен улы һәм кызы дәвам итә алсын,” – дип белдерде. Кичәгә бик күп замандашлары, чордашлары һәм иҗатташ дуслары килгән иде. Аларның һәркайсын Хәйдәр абый белән бәйле җылы, матур хәтирәләр били иде: Барысы да хәтирәләргә бирелде, күңелле эшләгән, яшәгән һәм эшкә өйрәнгән вакытларын исләренә төшерде.  Ревинер Гобәев башкаруында “Әй, гомер”, “Идел буе каеннары” җырлары бик урынлы яңгырады.

         Хәйдәр абыйның  тормыш иптәше Фәһимә апа һәм улы Айдар җылы, матур, кабатланмас хәтирәләрен җиткерде. Фәһимә апаның сөйләгәннәрен тыңлаганнан соң күңелләр тулды. “Ни сорасам, шуны алып кайтыр иде, юктан да кызык тапты. Мине көйләде, бик акыллы кеше булды. Китәр алдыннан: “Әткәсе, син гомергә  сине яратып туя алмадым дип сүз әйтә идең миңа,” – дидем. Һәр көнне шулай дәшә иде ул миңа. Шул сүзеңне бүген әйтмәдең, димен(китәргә берничә сәгать кенә калган инде анда...). Шуннан соң, битен биткә терәп утырды, аннары икенче якка чыккан да,  китте дә барды. Саубуллашуы шул булгандыр иде... Тормыш коруыбызга 55 ел туларга 3 кенә ай җитми калды. Бик матур яшәдек. Урыны оҗмахта, рухы шат булсын инде, дип догалар кылабыз,” – дип хәтирәләрен яңартты Фәһимә апа... Улы Айдарга инде ул барысын да булдырырга сәләтле әти булган. Җәмәгать эшләрендә актив катнашып яшәсә дә, гаиләсе һәм балалары беркайчан да икенче урында булмаган. Гел алар дип яшәгән кеше булган ул. АйдарХәйдәр улы әтисенең яраткан җырын гитарада уйнап башкарды.

         Бөре шәһәрендә табибә булып эшләгән, Фәһимә апаның туганы Лена апа Хакова да ике оныгы – Анна һәм Бовэн белән килгән иде. Хаклы ялдагы табибә бүген  Бөре шәһәрендә чыгып килүче “Победа” гәзитендә туган якны өйрәнү темасына мәкаләләр язу белән мәшгуль икән. Ул үз чиратында төрле мәдәни чараларга оныкларын да җәлеп итәргә ярата. Яшь буын тарихын, мәдәниятен, үткәнен белеп үссен өчен тырыша.

         Чара Гөлнара Шәймиеваның “Балтырган” җыры белән йомгакланып,  күмәкләп фотога төшү белән тәмамланды.

Туган җирен данлап яшәде ул
Туган җирен данлап яшәде ул
Туган җирен данлап яшәде ул
Туган җирен данлап яшәде ул
Туган җирен данлап яшәде ул
Туган җирен данлап яшәде ул
Туган җирен данлап яшәде ул
Туган җирен данлап яшәде ул
Туган җирен данлап яшәде ул
Туган җирен данлап яшәде ул
Туган җирен данлап яшәде ул
Туган җирен данлап яшәде ул
Туган җирен данлап яшәде ул
Туган җирен данлап яшәде ул
Туган җирен данлап яшәде ул
Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас