

Хуҗалыкның баш агрономы Илнур Шәйхелисламов зур горурлык хисе белән көнне төнгә ялгап хезмәт салучы уңганнарны эш өстендә күрсәтте. “Масей Фергюсон” чапкычын хезмәтләндерүче Андрей Ниятов, “Полесье” ургычын көйле эшләтүче Мансур Насыйров белән өчесен бергәләп фоторәсемгә төшереп тә алдык. Яңа Балак авылы янәшәсендәге 135 гектарлы костёр үләне басуыннан яшел масса Байбулаттагы сөтчелек комплексы ихатасындагы заманча саклагычта базлап куела. Бүген анда яхшы сыйфатлы 3074 тонна сенаж тыгызлап салып куелган да инде.
Яшел масса ташуда Рамил Хәмидуллин (“КамАЗ”, 536 тонна), Дмитрий Сафронов (“ Агротон”, 490 тонна), Илфир Галин ( “ГАЗ”, 429 тонна), Илнур Әхтәмов (“ГАЗ”, 411 тонна), Рамил Галин (“Газ”, 345 тонна), Артём Исаев (“МТЗ-82”, 122 тонна), Илфат Миңнебаев (“МТЗ-82”, 110 тонна), Наил Гафаров (“МТЗ-82”, 104 тонна) өлгерлек күрсәттеләр.
Массаны “К-700” тракторында Флүр Миңнуллин белән Әгъләм Зыязетдинов әйбәтләп тыгызлап торалар.