ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
24 июнь 2023, 18:15

Үтте айлар,үтте еллар...

Күз алдында үсеп җиттеләр, Белем үрләренә омтылдылар, Бәйгеләрдә бик еш җиңделәр.

Үтте айлар,үтте еллар...Үтте айлар,үтте еллар...
Үтте айлар,үтте еллар...

Алар бүген – чыгарылыш укучылары. Бүген алар кулларына өлгергәнлек аттестаты алдылар. Аларның шатлыкларын уртаклашып, мәдәният йортында чыгарылыш кичәсе үтте. Чакмагыш гимназиясе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Айгөл Әнвәр кызы Әхмәтҗанова шушы күркәм тантананы ачты һәм алып барды. Чараның төп хуҗаларын – чыгарылыш сыйныф укучылары белән аларның сыйныф җитәкчеләрен сәхнә түренә чакырды ул. [24.06, 22:38] Индира: Мәгариф бүлеге начальнигы Рәсимә Зәлиф Балягова да чыгарылыш укучыларын тәбрикләргә килгән иде. Чара җыр һәм бию белән үрелеп барды. Ата-аналар исеменнән Илдар Илүс улы Низамов баритон тавышы белән бик мәгънәле, матур җыр бүләк итте. Ата-аналар өчен бу көн бик дулкынландыргыч,аларда бердән балалары өчен горурлык һәм сөенү булса,икенчедән алар балаларын зур тормышка озата. [24.06, 22:38] Индира: Чара азагында чыгарылыш укчылары үзләренең хисләрен шигырь гөлләмәләре һәм вальс белән белдерде. Мәктәп тормышы, гамьсез балачак тәмам. Алда югары уку йортларына укырга керү мәшәкать ләре, күңелле студент тормышы, дәртле яшьлек чоры башлана. Өлкәннәр тормышына аяк баскан якташларыбызга бары тик ак юллар гына теләп калабыз.

Үтте айлар,үтте еллар...
Үтте айлар,үтте еллар...
Үтте айлар,үтте еллар...
Үтте айлар,үтте еллар...
Үтте айлар,үтте еллар...
Үтте айлар,үтте еллар...
Үтте айлар,үтте еллар...
Үтте айлар,үтте еллар...
Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас