Районыбызда да ике кешедә кызамык чире теркәлгән. Аларның берсе – яшь ярымлык балада, икенчесе – олы яшьтәге райондашыбызда. Район үзәк дәваханәсенә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләрдән тиз арада анализлар алынып, Уфа лабораториясенә җибәрелә. Шул сәбәпле, район үзәк дәваханәсенең табиб-эпидемиологы Илгиз Ирек улы Сәлигаскәровка тагын бер тапкыр мөрәҗәгать иттек.
Илгиз Ирек улы хәбәр итүенчә, кызамык чире белән авыручы райондашларыбыз табиблар күзәтүе астында. Табиб-эпидемиолог нинди дә булса сәбәпләр аркасында үз вакытында прививкадан баш тарткан ата-аналарны балаларына тиз арада вакцинация ясатырга чакыра.
Кызамыккка каршы прививка балачакта ясала, әгәр аны ясамаган булсалар, хәзер ясату мөһим. Эпидемиолог әйтүенчә, һәр кешенең прививка сертификаты булырга тиеш, анда барлык вакцинацияләр турында тулы мәгълүмат кертелә. Мәгълүматлар, шулай ук, поликлиника картотекасына кабатлана.
Белгеч кызамыкка каршы прививка ясатмаган яки иммун статусы турында төгәл белмәгән кешеләргә вакцинацияне хәзер үк үтәргә киңәш итте – ул өч ай аралыгында ике прививка алачак.
Хәтерегезгз төшерәбез, кызымык йогып, уртача 10-12 тәүлек үтүгә кинәт температура (39-40 градускача) күтәрелә, ул дүрт-җиде көн дәвам итә. Авыруның өченче-дүртенче көнендә, кагыйдә буларак, йөз, күз кабаклары шешенә, әмма бу вакытта тән тиресендә үзгәрешләр күзәтелми әле. Роспотребнадзорның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, күпчелек пациентлар томауга һәм коры ютәлгә, кайберәүләр тамак авыртуга, күз кызару, яшьләнүгә зарлана. Югары температура, хәлсезлек күзәтелә, аппетит булмый. Кызамыкның янә бер билгесе -- яңакның эчке ягында кызыл каймалы ак таплар барлыкка килә.
Тәндә кызыл төрткеләр авыруның өченче-бишенче көнендә барлыкка килә һәм өч-дүрт көн дәвам итә. Алар тәүдә бит уртасында, колак артында килеп чыга да шуннан соң тиз арада күкрәккә, муенга, аннан бөтен гәүдәгә тарала.
Кызыл тимгелләр пәйда булуның дүртенче-бишенче көненә пигментация чоры башлана. Тимгеллләр ачык коңгырт төскә керә, температура төшә, томау кими һәм авыруның хәле яхшыра.
Бу авыруга каршы дарулар юк, табиблар бары тик симптомнарны гына берникадәр җиңеләйтә ала. Халык медицинасында кызамыклы кеше янына кызыл тукымалар, тәрәзәгә кызыл пәрдәләр эләләр, ягъни төс терапиясе кулланалар.
Табиблар авырмас өчен кызамыкка каршы прививка ясатырга киңәш итә.
Авыру башлану белән кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Биш яшькә кадәрге балалар һәм 20 яшьтән өлкәнрәкләр бу чирне авыррак үткәрә. Бүгенге көндә авырудан саклануның иң ышанычлы һәм нәтиҗәле ысулы – вакцина кадату.
Соңгы вакытта кызамык белән өлкәннәр еш авырый башлаганга күрә (аларда чир аеруча катлаулы уза), электән авырмаган 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр кешеләргә өстәмә рәвештә прививка ясала. Аның көче якынча 15 елга җитә, йоктырган очракта да чир җиңелчә үтәчәк.