ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
30 июнь 2023, 06:55

Тырышканга эш карышмый

“Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозында да мал азыгы хәзерләү киң колач белән бара.

Тырышканга эш карышмыйТырышканга эш карышмый
Тырышканга эш карышмый

Табигать шартлары быел калын үлән массасы белән сөендермәсә дә, алгалылар булган кадәресен югалтуларга юл куймыйча җыеп алырга тырыша. Әйтик, безнең эшче төркем булган көнгә хуҗалыкның терлек асралган барлык фермалардагы саклагычларына 251 тонна яхшы сыйфатлы коры печән төргәкләре уралып кайтарып өелгән иде инде. Бу эш әле дәвам иттерелә.

Кооперативның баш зоотехнигы Алмаз Фәнил улы Аллаяров белән Сыйрышбаш һәм Чуртанбаш авыллары арасындагы берьеллык үлән катнашмасы чәчелгән басуда очраштык. Явым-төшем булмау үзенекен иткән, әлбәттә – механизаторларның олы тырышлык салуына карамастан, үсентеләр буйга да күтәрелеп сөендермәгән, куелыгы  да көтелгәнчә түгел. Шуңа карамастан, булганын бар тырышлыкны салып җыеп алалар биредә.

“Полесье” ургычларын хуҗалыкның тәҗрибәле механизаторы Дамир Сәлимов белән яшь булса да, үзен тырыш хезмәткәр итеп таныткан Динар Мохтаров хезмәтләндерә. Алдан яхшылап карап-көйләп куйганлыктан, ургычлары да сынатмый. Әйбәтләп туратылган яшел массаны югалтуларга юл куймыйча “КамАЗ” автомашиналарында  булдыклы водительләр Рөстәм Казыйханов, Раил Сәлимов, Рәмзил Дәүләтов, Марат Шәмсетдинов, “Т-150” тракторында Данил Сәхәбин Сыйрышбаш товарлыклы-сөтчелек фермасы территориясендәге  саклагычка базлау өчен ташып тора.

Кемүзардан ярышып эшләүче уңганнарының эшен бүлү уңайсыз  булса да, басу башыннан борылуларыннан файдаланып, Дамир Сәлимов белән Рөстәм Казыйхановны фоторәсемгә төшереп алдык. Ә менә Рәмзил Дәүләтовны сенаж базлаган урында гына бер минутка туктатып тору мөмкин булды.

Әйткәндәй, саклагычта кайткан яшел массаны Айдар Хуҗин концентратлар белән баета, “Т-150” тракторында Расих Нуриев белән “Джон Дир” да Камил Галимов яхшылап тигезләп, тыгызлап өя бара. Кирәк булганда махсус төягеч белән Илнур Шәрәфетдинов та  ярдәмгә килә.

–Бүгенгә 831 тонна сенаж базларга өлгердек әле. Күрүегезчә, эш башланып кына тора. Барлык  бригадалардагы мал азыгы культураларын да шулай оешкан төстә җыеп алырга һәм тиешенчә саклауга куярга ниятлибез. Механизаторларыбыз һәммәсен дә аңлап эш итә, сыйфат ягына да искәрмәләр юк, – диде Алмаз Фәнил улы.

Әйе, тырышканга эш карышмый, диелә халык мәкалендә. Ә алгалыларны бу җәһәттән бары мактап кына телгә алырга мөмкин.

 

Тырышканга эш карышмый
Тырышканга эш карышмый
Тырышканга эш карышмый
Тырышканга эш карышмый
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас