

Адәм баласының соңгы йорты – зират. Аның яныннан узган саен бу дөньяда кунак кына булганыбызны искә төшерәбез, вафат булган әби-бабаларыбыз, туганнарыбыз рухына дога кылабыз. Соңгы елларда мәңгелек йортны төзекләндерүгә игътибар көннән-көн артуы сөендерә. “Зиратларны җыештыру, төзекләндерү – зур савап”, – ди өлкәннәребез. Районыбызда “Атайсал” проекты ярдәмендә тирә-як мохитне тәртиптә тоту, чишмәләрне,зиратларны төзекләндерү буенча зур эшчәнлек алып барыла. Күптән түгел Иске Калмаш авыл биләмәсендә элекке “Кызыл Октыбрь” авыл хуҗалыгының эшлекле актив әгъзасы, Бөек Ватан сугышы ветераны Мидхәт Абдулла улы Баһаветдиновның улының оныгы, якташыбыз Шамил Римзил улы Вәлиев башлангычында тагын бер саваплы эш тормышка ашты.
Якташыбыз Шамил Римзил улын белмәгән кеше юктыр. Ул – һөнәре буенча танылган журналист, волонтёр һәм Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы Иҗтимагый палата җитәкчесе. Шамил Вәлиев актив эшчәнлеге белән республика үсешенә зур өлеш кертә.
Шамил Римзил улы Иске Калмаш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рөстәм Равил улы Макулов белән берлектә зират коймасын әйләндереп алу буенча зур, изге эш башкардылар. Якташыбызның матди ярдәме белән “Навил” зиратында төзекләндерү эшләре зур оешканлык белән башланып китте. Иске Калмаш авылының уңган егетләре зиратны агачлардан тазартты, аерым чүп салу урыннары булдырды, зират тулысынча койма белән әйләндерелеп алынды. Бу изге эштә “Калмаш егетләре” иҗтимагый оешмасы, Азамат Ринат улы Шакиров һәм барлык авыл халкының керткән өлеше зур.
Зиратны төзекләндерүдә катнашкан барлык авылдашларның ярдәме әрвахларның рухына хәер-дога булып ирешсен, изгелекләре үзләренә игелек булып әйләнеп кайтсын. Туган ягы өчен янып йөргән, аның киләчәгенә битараф булмаган изге йөрәкле якташыбыз Шамил Римзил улы Вәлиевка Иске Калмаш авыл биләмәсе хакимияте зур рәхмәт җиткерә.
Шундый туган җанлы шәхесләребез булганда “Атайсал” проекты алдагы көннәрдә тагын да зуррак эшләре белән сөендерер, дип ышанабыз.