

30 июньдә агымдагы елның азагынача безнең “Игенче” гәзите белән дуслыгын ныгытучы абунәчеләребез арасында матбугат басмаларына язылу кампаниясенең бүләкләре чираттагы тапкыр уйнатылды һәм без нәтиҗәләр белән уртаклашырга әзер. Бүләкләр ияләрен Чакмагыш авылында гомер итүче, озак еллар дәвамында гәзитебез белән дуслыкны өзмичә, аны яратып йортына алдырып укыган гәзит укучыбыз Зифа Хөрмәтулла кызы Маһиярова билгеләде. Шулай итеп, шушы көннәрдә тагын алты гәзит укучыбызга уңыш елмайды. Салат савытлары җыелмалары Чакмагыш авылы, Октябрьнең 70 еллыгы урамының 79нчы йортында яшәүче С.Шәрипова, Кыр (Полевая) урамы, 46-2 йорт хуҗабикәсе Г.Закирова, Төзелеш урамы, 57-2 йортында яшәүче М.Юзеев, Яңа Балтач авылының Базы урамы, 17нче йортта гомер кичерүче А.Муллагәрәевага чыкты. Ә инде җиләк-җимешләр савытына Иске Бәшир авылы, Латыйпов урамы, 18А адресы буенча яшәүче Р.Вәлиева, кәнфит савытына Коммунистическая урамы, 13нче йорт, 7нче фатир хуҗабикәсе Л.Кашапова ия булды.
Әлеге отыш ияләрен, шулай ук алдагы уеннарда катнашып бүләк отучы һәм ниндидер сәбәпләр аркасында әлегә бүләкләрен килеп алып өлгермәгән райондашларыбызны озакка сузмыйча бүләкләрен редакциябездән килеп алуларын сорыйбыз. Алар: район үзәгенең Совет урамы, 169нчы йортта яшәүче З.Галиева, Азатлык урамы, 1-21 адресы буенча гомер итүче Л.Латыйпова, Гагарин урамы, 2-8 фатир хуҗабикәсе Р.Гыйләҗева, Көнчыгыш урамы, 23 йортта гомер кичерүче К.Арысланов, Трактор урамы, 216 йорттан Л.Темиргалиева, Кооператив урамы, 18 йортта яшәүче И.Якупов, Тынычлык урамы, 24-18 адресы хуҗабикәсе С.Әһәдуллина, Имәнлекул авылы, Таштау урамы, 17 йортта яшәүче И.Юнысов.
Барлык җиңүчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз. Киләчәктә дә шулай бергә булыйк. Бүләкләрен алырга килүчеләрне эш көннәрендә 9.00дан 17.00 сәгатькә кадәр редакциядә көтеп калабыз. Үзегез белән паспортыгыз белән ИНН таныклыгыгызны да алырга онытмагыз. Бергә булыйк, якташлар! Район гәзитен даими алдырыйк һәм рәхәтләнеп укыйк!